Җәмгыять
Уеннан уймак чыккан
Район прокуратурасы Болгарда яшәүче берәүгә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесе фикере белән килеште, бу кеше белә торып ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә.
Бу РФ Җинаятьләр Кодексының 207 маддәсендә каралган (кешеләр тормышына куркыныч янаган шартлату әзерләнүе, ут төртү яки милеккә шактый зыян китерә торган башка эшләр хәзерләнү турында күрәләтә ялган хәбәр)....
Район прокуратурасы Болгарда яшәүче берәүгә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләүчесе фикере белән килеште, бу кеше белә торып ялган мәгълүмат бирүдә гаепләнә.
Бу РФ Җинаятьләр Кодексының 207 маддәсендә каралган (кешеләр тормышына куркыныч янаган шартлату әзерләнүе, ут төртү яки милеккә шактый зыян китерә торган башка эшләр хәзерләнү турында күрәләтә ялган хәбәр).
Судта билгеле булганча, бу кеше исерек килеш хулиганлык кылып, үзенең кесә телефоныннан Глобаль навигация спутник системасы хезмәтенә шалтыратып, чит кеше исеменнән террорлык акты, дөресрәге - Чистай шәһәре ЮХИДИ бинасына һәм территориясенә мина куелуы турында хәбәр итә.
Гаебен тулысынча тануын исәпкә алып, авыр җинаять кылуы өчен суд аны өч айга ирегеннән мәхрүм итте һәм колониягә озату турында карар чыгарды. Шулай ук ялган хәбәр аркасында тотылган чыгымнар түләттерелде.
Фото: http://ria.ru/incidents/20151118/1323299658.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев