Хезмәт базарындагы хәлләрне көйләү, эшсезлекне киметү, шулай ук "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге" РФ Законын гамәлгә ашыру максатында, район башлыгы эш бирүченең вакантлы вазифалар һәм буш эш урыннары буенча мәгълүмат бирү тәртибе турында карар кабул итте.
Бу турыда тулы һәм дөреслеккә туры килгән мәгълүматны эш бирүчеләр Мәшгульлек үзәгенә һәр айның 27нче числосыннан да соңга калмыйча, яки вакансияле урын барлыкка килгәннән соң өч көн эчендә, 1-Т Н типлы форма буенча тапшырырга тиеш. Хәзерге вакытта гамәлгә кертелә торган "Электрон эш бирүче" проекты Мәшгульлек үзәге һәм эш бирүчеләр арасында сакланган элемтә каналлары буенча элемтә тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Вакантлы урыннар турында мәгълүматка предприятие, оешма җитәкчесе кул куярга тиеш. Игълан ителгән вакантлы урынга кеше кабул иткән очракта, бу турыда мәгълүмат шул ук көнне Мәшгульлек үзәгенә хәбәр ителә. Мәшгульлек үзәге җибәргән кешене эшкә алган очракта эш бирүче биш көн эчендә эшкә кабул итү вакыты куелган юлламаны кире кайтара. Эшкә алмаган очракта ул юлламаны кешенең эшкә урнашырга килү көнен һәм эшкә алмауның сәбәбен билгеләп кайтара.
Мәшгульлек үзәгенең эш бирүчедән анда эшләүче кешеләрнең саны, составы, аларның хезмәт хакы турында мәгълүмат соратып алырга, шулай ук бу таләпләрне үтәмәүчеләр турында мәгълүматларны контроль-күзәтчелек органнарына тапшырырга хокукы бар. Вакантлы һәм буш урыннар турында мәгълүматларны тапшырмаган эш бирүчеләр закон нигезендә җаваплылыкка тартыла.
Мәшгульлек үзәге хәбәр итүенә караганда, агымдагы ел башында салым органнарында 278 юридик зат һәм моннан ике тапкыр артыграк шәхси эшмәкәрләр теркәлгән. Аларның күпчелеге кешеләрне яллап эшләтә, шуңа күрә Үзәк белән элемтәдә торырга тиеш. Тик агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча, мәгълүматны 47 эш бирүче генә тапшырган. Бу вакыт эчендә Мәшгульлек үзәгенә эш эзләп 627 гражданин мөрәҗәгать иткән, 456 кеше эшсез дип табылган, 533 кеше учеттан алынып, аларның 271е эшкә урнаштырылган.
Бүгенге көндә учетта торучы 127 эшсезнең 23е - пенсия алды яшендә. Агымдагы елда һөнәри укытуга 55 эшсез кеше җибәрелгән, 25 кеше үз эшләрен оештырган. Җәмәгать эшләрендә 118 кеше катнашкан, 11 кеше - вакытлыча, яңа барлыкка килгән эш урыннарына -1 инвалид һәм күп балалы 1 кеше эшкә урнаштырылган.
Эш бирүчеләр белән элемтәләр урнаштыру әнә шундый уңай нәтиҗәләр бирде. Бу киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев