Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түземсезләнеп көткән бәйрәм

Күптән түгел генә Чәчәкленең "Ак каен" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе яңа урынга күчте. Хәзер ул мәктәп бинасына урнашты.

Бу вакыйганы бөтен авыл халкы түземсезләнеп көтте, аеруча балалар шатланды. Чөнки август уртасында мәктәп бинасының бер өлешенә реконструкция ясый башлаган төзүчеләр нәкъ алар өчен тырышкан бит. Нәниләргә уңайлы булсын өчен барлык шартлар тудырылган. Иң мөһиме - бүлмәләрдә җылы. Зур пластик тәрәзәләр, яктылык җитәрлек. Уен һәм йокы бүлмәләренә яңа җиһазлар куелган.
Бакчага су кергән, кер юу һәм юыну бүлмәсе канализациягә тоташтырылган. Кухняның аерым бинада булуы да бик уңайлы.
Бакчаны ачу тантанасында реконструкцияне башкарып чыккан "Спасагрострой" җәмгыяте директоры Айрат Хәйруллин балалар бакчасы мөдире Гөлшат Гаязовага символик ачкыч тапшырды. Ремонтны кыска вакыт эчендә башкарып чыгуда комплекслы бригада бригадиры Ашот Маркарянның да өлеше зур. Менә тантаналы минутлар җитте. Ал лентаны район башлыгы Камил Нугаев һәм бакчага йөрүче нәниләрнең берсе кисте.
Эшләр тизрәк төгәлләнсен дип тырышкан ата-аналарга карата да күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар арасында кемдер акчалата ярдәм күрсәткән, кемдер үз транспортында төзелеш материаллары китергән, башкача ярдәм иткән. Бу шатлыклы мизгелне якынайту өчен һәр кеше үзеннән өлеш керткән.
Кунаклар балаларга төрле бүләкләр тапшырдылар. Мәсәлән, өстәл уеннары, йомшак уенчыклар, ә Чәчәкле авылыннан Хәкимуллиннар гаиләсе балалар бакчасына догалар язылган полотно һәм чәй сервизы бүләк итте. Нәниләр кунаклар алдында бәйрәм концерты куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев