Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынгы белмәс куллар

Болгарда яшәүче Иван Козенко – нәкъ шундый кешеләрнең берсе.

Бүгенге язмабызның героен Болгар шәһәрендә күпләр белә.  Һәм бу аның гомеренең күп өлешен шәһәрдә яшәве, төзелештә эшләве аркасында гына түгел. Урамнан узып йөрүчеләр Нагаев урамындагы йорты янында һәрвакыт нәрсәдер эшләүче – кар яки яңгыр канализациясен чистартучы, бордюрларны агартучы ветеранны еш күрә. Берәр тәртипсезлеккә игътибар итсә, җаны түзми аның. 

Ә бит Иван Павловичка инде 77 яшь тулган. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе кебек үк, соңгы елларда сәламәтлеге дә шәптән түгел. Ләкин шуңа да карамастан, ул үзенә бер минут та ялкауланырга рөхсәт итми, һәрвакыт нәрсәдер эшли, каядыр бара. 

Тәртипле хуҗа хөрмәткә лаек
– Менә юл янындагы бу араны китергән җир белән үзебез тигезләдек. Аның кырыйларын бордюр белән ныгыттык. Һәр яз үзебез агартабыз. Йорт алдында газон үләне чәчәбез. Монда менә яңгыр суларын агызу өчен торба үткәрдек, – дип, Иван Павлович йорт янында кечкенә экскурсия үткәрә. 

Ветеран үзенең йорт янын гына түгел, ә күршедәгеләрне дә тулы тәртиптә тота. Кемдер ташлаган чүп-чар яныннан да тыныч кына уза алмый, аны күтәреп контейнерга илтеп сала. Шулай итеп, һәр яз шәһәрдә игълан ителгән санитария икеайлыгына Иван Козенко үзеннән саллы гына өлеш керә. 

Козенколарның йорт яны корылмалары идеаль тәртиптә булуы турында әйтергә дә кирәкми.  Бакчада яңа гына кардан ачылган җир яңа сукаланган кыр кебек чиста. Бер яфрак, ботак әсәре дә күренми. Ә бит йорт алдында гына мәһабәт юкә үсеп утыра. Таш җәелгән йортка керү юлларыннан оекчан гына да йөрергә мөмкин.
Гомумән, тирә-якта күп нәрсә Иван Павловичның тынгы белмәс куллары белән эшләнгән. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки гомере буе төзелеш тармагында эшләп, ул әллә никадәр һөнәр үзләштергән.

Йорт төзүнең нәрсәсе бар...
Иван Козенко Волгоград өлкә-сенең Кожушково авылында туып үскән. Шунда ук мәктәпне, аннары Камышин шәһәрендәге төзелеш училищесын тәмамлаган, берьюлы ташчы һәм агач остасы һөнәрләрен алган. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул туган авылына кайткан. Ләкин тиздән Яр Чаллыга, КамАЗ төзелешенә киткән. Ә бөтен илдән ямьле Кама буендагы шәһәргә юл тоткан төзүчеләргә яхшы хезмәт хакы гына түгел, фатир да вәгъ-дә иткәннәр. Дөрес, гигант төзелештә егет озак эшләмәгән. Куйбышев автотранспорт предприятиесе җитәкчесе Сергей Денисов аны Куйбышевка (хәзер Болгар) кайтырга күндергән. 

Куйбышевта Иван Козенко АТП территориясендә ремонт остаханәсе төзелешендә эшли башлый. Гади эшче түгел, ә бригадир булып. Белемнәре һәм тәҗрибәсе аңа объектларны алып барырга, нигез салудан эчке бизәү эшләренә кадәр барлык эш күләмен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. 

– Заманалар башка иде. Төзе-леш механикалаштырылмаган, шуңа күрә барысы да диярлек кул белән эшләнде – нигез астына траншеяләр казу, цемент изү. Өске катларга кирпечләрне эшчеләр носилка белән ташыдылар. Төзелеш елларга сузылса да, барысы да дәүләт стандарты буенча эшләнде, дистәләрчә еллар торырлык, – дип сөйли Иван Павлович. 

Һәр подъездда – гөлләр
Үз гомерендә Иван Козенко берничә оешмада – мелиорациядә, ПМК-129, электр челтәрендә эшли. «Болгар» кафесы, 5нче ССПТУ (хәзерге Спас тармак технологияләре техникумы) тулай торагы, Нагаев урамындагы күп фатирлы йорт, Вахитов урамындагы оешма хезмәткәрләре өчен йортлар, электр челтәре конторасы һәм гаражлары биналары һәм башка күп кенә объектлар төзүдә катнаша. Бу елларда ул ташчы, балта остасы, бизәүче һәм башка төзелеш һөнәрләрен камил үзләштерә. 

– Иремне эше өчен күп тапкырлар премияләр һәм грамоталар белән бүләкләделәр. Аның «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесе дә бар, – дип сөйли тормыш иптәше Валентина Николаевна. 

Оешма хезмәткәре буларак, Иван Козенко торакны берен-челәрдән булып ала. Фатирны Нагаев урамындагы йортта бирәләр. Аларның йорты һәм ишегалды үрнәк булсын өчен, Иван Павлович мөмкин булганның барысын да эшли. Мәсәлән, ишегалдына, пычрак булмасын өчен, бетон плитәләр түши. Ул чакта мондый ишегалды бик сирәк йортларда гына була. Подъездлардагы идән бизәкләп буялган, ә җылыту торбалары үткәрелгәнгә күрә, подъезд тәрәзә төпләрендә бүлмә гөлләре үстерә башлыйлар. 

Дөрес, Козенконың балалары Владислав һәм Павел үсә төшкәч, әтисе фатирны йортка алмаштыра. Бу өйдә гаилә бүгенге көнгә кадәр яши. 

Оста куллар тынгы белми
Пенсиягә чыккач та, Иван Павлович эшсез утыра алмый. Ул башкалар бер дә барырга теләмәгән иң пычрак эшкә – канализацияләрне кул белән чистарту эшенә тотына. Аңа ярдәм сорап гади шәһәр кешеләре генә түгел, оешмалар да мөрәҗәгать итә. 
Ә күптән түгел улы аңа агач кыру станогы сатып алган. Аның ярдәмендә Иван Козенко авыл хуҗалыгы кораллары, балта сап-лары ясый. Моннан тыш, йорт һәм йорт яны территориясендә дә санап бетергесез эшләр бар бит әле...

Шул ук вакытта хуҗаның сәламәтлеге бер дә мактанырлык түгел – ике ел элек аңа Паркинсон авыруы диагнозы куялар. Икенче төркем инвалидлык бирелгән һәм кыйммәтле препаратлар белән озак вакыт дәвалау билгеләнгән. Ләкин Иван Павлович, диагнозына карамыйча, эш-мәшәкатьләрен бер дә калдырмый. Чөнки, табиблар әйтүенчә, җиңел физик күнегүләр авыруны уңышлы дәвалауның мәҗбүри шарты булып тора. 

Бергә-бергә гомергә
Валентина Николаевна белән Иван Павловичның гаилә стажы ярты гасырга якынлаша. Алар яшь хатын ул вакытта бригадир булып эшләгән үзәк ашханәдә танышалар. Гомумән алганда, Валентина Козенконың бөтен тормышы җәмәгать туклану системасы белән бәйле. Куйбышев райпосының гомуми туклану директоры, гомуми туклану системасының техник-технологы булып эшли. Озак еллар буе икмәк комбинатында икмәк пешерү инженер-технологы, лаборатория мөдире, җитештерү начальнигы була. Ә соңгы 10 елда, пенсиягә чыкканчыга кадәр, 73нче һөнәри лицейда (Хәзерге Спас тармак технологияләре техникумы) мастер-укытучы вазифасын башкара. Аның тәҗрибәсе, белемнәре һәм белем дәрәҗәсе (Казан кооператив техникумын, Чабаксар кооператив институтын, Казан кооператив институты каршындагы махсус курсларны тәмамлаган) студентларны ризык әзерләү технологияләренә өйрәтергә мөмкинлек бирә. 

Ата-ана горурлыгы
Козенко гаиләсенең төп өмете һәм шатлыгы – уллары Павел. Бүгенге көндә ул махсус хәрби операция зонасында илебез чикләрен яклый. Әти-әнисенең чын горурлыгы, десант штурм батальонының миномет бригадасы укчы-операторы, гвардия ефрейторы, Россиянең дәүләт бүләге – Батырлык өчен медаленә лаек булган.

– Менә боларның барысын да безнең Паша эшләде, – ди Валентина Николаевна, без утырган кухняның тирә-ягына күрсәтеп. – Узган ел  ялга кайткач, яңа газ казанын урнаштырды, кухняны панельләр белән тышлады. Әтисе белән бергә йортны сайдинг белән әйләндереп алдылар, бакча коймасын күтәрделәр, башка бик күп нәрсә эшәделәр. Улыбыз әтисенә охшаган, шулай ук һәр эшкә кулы ятып тора. Шигырьләр яза, җырлар җырлый, музыкаль аппаратурасы да бар. 

Үз вакытында Павел Козенко П.А. Карпов исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернатын тәмамлый. Кадет мәктәбендә иң яхшы укучыларының берсе була. Аның спорт ярышлары, укуда уңышлары, класстан тыш эшчәнлеге, иҗади чараларда катнашуы өчен алынган күп санлы грамоталары зур гаилә архивында саклана. Аннары егет Спас техникумында электр-газ белән эретеп ябыштыручыга укып чыга. Калининград өлкәсендә хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайткач, коммуналь өлкәдә үз һөнәре буенча эшли башлый. Ләкин бу гына аңа аз тоела. Ул читтән торып Димитровградта техникум тәмамлый, электромеханик белгечлеге ала. Хәзер дә укуын дәвам итә, тик югары уку йортында, китапханә-әдәбият бүлегендә. Дөрес, Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү сәбәпле, аңа академик ял алырга туры килгән. Ләкин әти-әнисе аның диплом алачагына бер дә икеләнми. Чөнки ул башлаган һәр эшне ахырына кадәр җиткерергә күнеккән кеше. 

...Валентина Николаевна белән сөйләшкәндә, Иван Павлович велосипедта шәһәр үзәгенә барып кайтты. Анда аның эшләре шактый – азык-төлек, дарулар сатып алырга, улының телефонына акча салырга... Төшке аш ашап алганнан соң, тагын кулга себерке яки көрәк алырга мөмкин. Һава торышы җылы, көннәр әйбәт торганда, телевизор алдында кырын яту гөнаһ булыр...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев