Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлык һәм иминлек кошлары...

Узган якшәмбедә район Мәдәният йортында районның күгәрчен сөючеләре төрле токымдагы күк күгәрченнәр сату-күргәзмәсе оештырдылар.

Бу чара инде традициягә әйләнеп бара. Беренче тапкыр ул былтыр, кышкы каникуллар вакытында үткәрелде. Ә хәзер район халкы безнең һәм күрше районнардан гына түгел, ә Казаннан, Ульяновск өлкәсеннән алып килгән күгәрченнәрне күреп сокланды.
Мәдәният йорты фойесында алма төшәрлек тә урын юк иде. Һәр кеше бу горур кошларга сокланды, аларның гадәтләре, очу үзенчәлекләре турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышты. Ә кошлар бик күп төрле иде. Россия спорт күгәрченнәре үрчетү федерациясе вице-президенты Виктор Данилов та күргәзмәгә үз кошларын алып килгән. Мәсәлән, аның "киевский светлячок" токымлы күк күгәрчене хәтта халыкара дәрәҗәдәге ярышларда алтын медальләр алган. Николай Напалков алып килгән Казан панцирьлы күгәрчене дә күп тапкырлар югары бүләккә ия булган.
Чара башлангач та Виктор Данилов җәен безнең районда беренче тапкыр үткәрелгән ярыш призёрларына грамотлар тапшырды. Һавада иң озак торучы күгәрчен хуҗасы, Кураловодан Евгений Никифоров күчмә кубокка, беренче дәрәҗәдәге дипломга һәм Мактау грамотасына лаек булды. Икенче урынны үзенең күгәрчене белән шәһәрдән Анатолий Поливаев, өченче урынны Кимнан Александр Густов алды. Россиядә күгәрченнәр үрчетә башлауга 125 ел тулу уңаеннан Владимир Осинцев белән Николай Маслов РФ спорт күгәрченнәре үрчетү федерациясе президенты Виктор Самоделовның Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
Исегезгә төшерәбез, безнең районда күгәрчен сөючеләрне берләштергән клуб эшләп килә, ул ике дистәдән артык кешене берләштерә. Ләкин аларның саны күпкә артыграк. Клуб җитәкчесе Александр Густов әйтүенчә, аларның ишекләре һәркемгә ачык. Александр Егорович безнең шәһәргә күптән түгел Казаннан күчеп кайткан. Заводта эшләп, лаеклы ялга чыккач, яшәү урынын алыштырырга теләп, хатынының туган ягы - Кимга кайта. Берләшмәнең эше дә күбесенчә аның тырышлыгы белән җанланып китә.
- Күгәрченнәр янында мин чынлап торып рухи тынычлык алам,- ди ул. - Тормышта төрле хәлләр була, кыен вакытларда күгәрченнәр белән серләшеп алганнан соң, җан тынычланып китә. Аларның очуы искиткеч күренеш... Алардан күзне алмыйча карап торырга мөмкин.
Безнең якларда күбесенчә биеккә оча торган Чистай күгәрченнәрен үрчетәләр. Узган гасырда чыгарылган бу токым тиз арада киң таралыш таба. Җәй көне алар арасында ярышлар үткәреп, иң озак оча торган күгәрченне билгелиләр. Ә рәсми турнирларда спорт күк күгәрченнәре ярышында дистанцияне үтү тизлегенә карап, иң яхшы оча торган күгәрченне ачыклыйлар. Шулай ук кошның экстерьеры - тышкы кыяфәте дә бәяләнә. Әлегә безнең күгәрченнәр мондый дәрәҗәгә җитмәгән. Беренчедән, спорт күгәрченнәре үрчетү белән бездә Владимир Осинцев белән Николай Маслов кына шөгыльләнә. Икенчедән, күгәрченнәр белән күнегүләр үткәрү өчен бик күп вакыт кирәк.
- Мин акрынлап күгәрченнәрне өйдән ераккарак җибәрәм, - ди Николай Маслов. - Алар Красный Валга, Никольскига, Базарлы Матакка кадәр җитәләр. Күгәрченнәрем хәтта Түбән Камага барып җитеп, кайтканнары да булды. Тик ярышларда катнашу өчен бу гына җитми, минималь ераклык турыдан кимендә 300 километр булырга тиеш...
Безнең күгәрчен сөючеләребез киләчәккә оптимизм белән карыйлар. Әлеге ярышларда призёр булган кошларга гыйнвар аенда Казанда үтәчәк республика күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге бирелә. Алдан әйтеп үтелгән токымнардан кала, бездә башка күгәрченнәр үрчетелә. Моннан тыш, башка күгәрченнәр сатып алу мөмкинлеге булачак.
Рәсемдә: (сулдан уңга) А.Поливаев, А.Густов, район башлыгы К.Нугаев, Е. Никифоров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев