Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәртип урнаштырыргамы яки штраф түләргәме?

Агымдагы ел башыннан бирле районның административ комиссиясе торак пунктлар территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозган өчен - 68, урамда сәүдә итүне оештыру тәртибен бозган өчен 15 беркетмә төзегән.

Салынган штрафларның гомуми суммасы 160 мең сумнан артып китә, шуның 100 меңгә якыны ирекле рәвештә түләнгән. Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 3.6 һәм 3.2 нче маддәләре нигезендә күрелүче бу чаралар, ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Рушания Гыйматдинова, беренче чиратта әлеге мәсьәләне җайга салу максатында күрелә. Әмма проблемалар да аз түгел. Фактларга игътибар итсәң, шәһәрдә һәм авыл җирләрендә яшәүче күп кешеләр үз йортлары тирәсен һәм урамнарны чиста һәм тәртиптә тоту турында тиешле дәрәҗәдә кайгыртмыйлар. Рөхсәтсез өелгән чүплекләр, көтүе белән йөрүче мал-туар, йортлар янындагы ватык-җимерек техника, өеп куелган утын, төзелеш материаллары - болар һәм башка әйберләр шәһәрне дә, авылны да бизәми, ерактан ук күзгә ташлана.
Бу уңайдан шунысын искәртәсе килә, шәһәрдә, һәр авыл җирлегендә төзекләндерү кагыйдәләре кабул ителде, аларны санга сукмаучыларга җәза биреләчәк. Закон нигезендә, Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 2.6, 3.2, 3.4, 3.6, 3.7, 4.4 нче маддәләре буенча (төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, рөхсәт ителмәгән урында әйбер сату, этләрне урамга чыгару һ.б) беркетмәләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның урынбасары, авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлар да төзи ала.
Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасының административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексының 3.6 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законы нигезендә, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен кешеләргә 2000 сумнан 3500 сумга кадәр, җаваплы кешеләргә - 15000 мең сумнан 30000 сумга кадәр, юридик затларга - 5000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф салу каралган.
Ел дәвамында закон бозу очрагы кабатланса, кешеләргә 3500 сумнан 5000 сумга кадәр, җаваплы кешеләргә - 30000 сумнан 50000 сумга, юридик затларга -200000 сумнан 500000 сумга кадәр күләмдә штраф салыначак.
Республиканың Министрлар кабинеты карары буенча, 8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр муниципаль берәмлек территорияләрен чистарту һәм тиешле тәртипкә китерү максаты белән декада уздырыла. Декада барышында узган җомга көнне республика күләмендә шимбә өмәсе игълан ителде, сквер, парклар, балалар мәйданчыклары, базарлар, халык күпләп ял итә торган урыннарны, шәхси сектор территорияләрен чистарту буенча чаралар билгеләнгән. Аларда актив катнашу - һәркайсыбызның уртак бурычы.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X