ТР Диния нәзарәте «Яшь кияү» курсын оештыра
Курсларда 18 яше тулган мөселман егетләре катнаша ала.
1 апрельдә Татарстанда шәригать кануннары буенча ныклы гаилә төзергә теләгән мөселман егетләре өчен «Яшь кияү» дип исемләнгән яңа курс эшен башлап җибәрә. Курска теркәлү инде башланган, анда 18 яше тулган егетләр катнаша ала.
Сигез атналык курсларда гаилә тормышын шәригать кануннары буенча оештыру, ныклы никах өчен хәләл җефетне сайлау, һәм гаилә тормышы турында башка әһәмиятле сорауларга җавап бирәчәкләр. Дәресләрне тәҗрибәле остазлар, дин белгечләре уздырачак.
Курсларда катнашучыларны шулай ук Казанның төрле урыннарында очрашулар, дәресләр, марафоннар көтә. Шулай ук курсларда үзегезне кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга мөмкин булачак.
Фото: ТР Диния нәзарәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев