Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Болгарда тавыш бирде

Камил Әсгать улы һәрвакыт кече Ватанында тавыш бирә.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев тормыш иптәше Мәйсәрә Мансур кызы белән бергә Болгардагы 2543нче сайлау участогында тавыш бирде.

Камил Әсгать улы һәм аның тормыш иптәше һәрвакыт Спас районында тавыш бирәләр. Алар өчен сайлау көне – зур әһәмияткә ия көн, диләр.

«Сайлауларга йөрергә кирәк! Ә бигрәк тә хәзер, махсус хәрби операция барганда, Россиягә каршы булган илләр сайлау барышына комачауларга, аларны бозарга тырышалар. Без хәзер аеруча берләшергә тиеш! Бөтен ил белән тавыш бирергә! Лаеклы ил башлыгын сайларга һәм аны бердәмлегебез белән ныгытырга. Чөнки бердәмлектә генә безнең көчебез!» – дип белдерде Камил Әсгать улы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев