Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

ТР буенча СФР бүлегенең барлык клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак

Мондый көннәр ай саен оештырыла.

25 октябрьдә, Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак. Мондый көннәр айның һәр соңгы шимбәсендә даими рәвештә оештырыла. 

"Безнең бурыч - хезмәтләрне мөмкин кадәр кулай итү. Өстәмә кабул итү көннәре  гражданнарга үз мәсьәләләрен ашыкмыйча хәл итәргә һәм уңайлы вакытта консультация алырга ярдәм итә. Бу көнне республика халкы барлык күрсәтелү хезмәтләре белән  мөрәҗәгать итә алачак: пенсияне рәсмиләштерү яки яңадан исәпләү, социаль түләүләргә һәм пособиеләргә гариза бирү, ана (гаилә) капиталын рәсмиләштерү һәм башкалар», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән һәм Түбән Кама кебек эре шәһәрләрдә гражданнарны кабул итү 9:00 дән 15:00 гә кадәр алып барылачак, башка клиент хезмәтләрендә — 9:00 дән 12:00 гә кадәр. Мөрәҗәгать иткәндә гражданнарга үзләре белән паспорт һәм тиешле хезмәтләр алу хокукын раслый торган документлар йөртү тәкъдим ителә. Өстәмә кабул итү көннәре эш көннәрендә клиент хезмәтенә йөри алмаучылар өчен аеруча уңайлы.

Клиент хезмәтләренең адреслары һәм эш графигы турындагы актуаль мәгълүмат Россия Социаль фондының рәсми сайтында бастырылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев