Тормыштан ямь табып яши...
Үткән якшәмбедә Кузнечиха Мәдәният йортында "Чын күңелдән" дигән ял кичәсе булды.
Лидия КОСТРУЛЕВА
Бу чараны үткәрүнең күңелле сәбәпләре бар иде: беренчедән, Кузнечихада Болгар тарих-архитектура музей-заповеднигының "Суар" филиалы ачылуга унбиш ел тулды, икенчедән, аның мөдире, туган як тарихын өйрәнүгә зур көч куйган Нинель Садриева октябрь аенда үзенең юбилеен билгеләп үтте. Нинель Мәсгутовнаны музей тормышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә бу өлкәдә Нинель Мәсгутовнаның армый-талмый эшләвен, тарих белән чын-чынлап кызыксынуын, энтузиазмын, тынгысызлыгын ачык яктыртты һәм бәйрәмгә килгән кунаклар аны зур дикъкать белән карадылар.
Кичәдә аны элеккеге хезмәттәшләре, җирле хакимият вәкилләре, классташлары, дус-ишләре, күп санлы кунаклар юбилее белән ихлас котладылар. Алар барысы да озак еллар аның белән аралашып яшәгән кешеләр.
Нинель Мәсгутовна тормышының кырык өч елын балаларга белем бирүгә багышлаган кеше. Ул гомер буе туган авылы Кузнечиха мәктәбендә укыта. Бер үк вакытта туган як тарихын өйрәнүгә бөтен көчен бирә. Авыл мәктәбе шул бит инде ул, кайсы фәннән укытучылар җитми, шуны тапшыралар. Аңа да сызым, рәсем, рус һәм немец телләрен, музыканы укытырга туры килә, аннары тарихтан белем бирә башлый. Үз вакытында Казан дәүләт педагогия институтын уңышлы тәмамлап чыга.
Үзен белгәннән бирле Нинель Мәсгутовна тарих белән кызыксына. Туган авылы, борынгы Суар шәһәрлегенең барлыкка килүе, бөтен район тарихы буенча материаллар җыя башлый. Үзе укыткан укучыларны да мавыктыра һәм алар бергәләп эшкә тотыналар. Шул материаллар нигезендә мәктәп музеена нигез салына. Бу яктан алар зур уңышларга ирешәләр. Иң мөһиме - укытучы балаларда туган якның үткәне белән кызыксыну һәм тагын да күбрәк белергә омтылыш тәрбияли.
Кичәдә боларның барысы турында да күңелле итеп искә алдылар. Нинель Мәсгут кызын авыл җирлеге башлыгы Радик Ибраһимов, мәгълүмат-методика үзәк методисты Маргарита Маркова җылы котладылар. Кунаклар алдында балалар бакчасы нәниләре, коррекция мәктәп-интернат директоры Алексей Корчагин, Кузнечиха урта мәктәбенең тарих укытучысы Илшат Исхаков, үзе белән бергә укыган классташларының балалары, авылның вокаль ансамбле чыгыш ясадылар.
Бәйрәмдә катнашучылар аның тагын бер күркәм сыйфатын - кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүен әйтеп үттеләр. Чыннан да моңа гаҗәпләнми мөмкин түгел. Хезмәттәшләре, туган якның тарихы белән кызыксынган күп кеше белән ул элемтәдә тора. Алар булган яңалыклар белән уртаклашалар, очрашып фикер алышалар.
Нинель Мәсгутовна күптәннән, мәктәптә укыган елларыннан ук, безнең газетаның актив хәбәрчесе булды. Аңа ике тапкыр газетаның беренче редакторы Андрей Бурумов исемендәге премия тапшырылды. Икенчесе - озак еллар мәктәптә яшь хәбәрчеләр түгәрәге алып баруы өчен бирелде. Ул үз укучыларын да газетага төрле темаларга даими язып торырга өйрәтте.
Әлеге кичәдә Ямбакты авылыннан килгән Һаҗәр апа да бар иде. Ул сугышта һәлак булган абыйсы Абдулланы эзләп табуда ярдәм итүе өчен Нинель Мәсгутовнага бик рәхмәтле. Бу үзенә күрә бер бәхетле очрак булды, Нинель Мәсгутовна үзенең тынгысызлыгы, бер алынган эшне ахырга кадәр башкарып чыга торган кеше булуы белән бу гыйбрәтле тарихны халыкка да җиткерде (бу турыда безнең газета язып чыккан иде инде) һәм сугышның тагын бер билгесез битен ачыклый алды.
Без аңа киләчәктә дә эшендә зур уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев