Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы ел башыннан безнең район территориясендә ялган аракы белән агуланудан җиде кеше үлде. Суррогат аракы белән агуланып, үз тормышыңны куркыныч астына куймас өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк.
Наталья Егорова,
ТР буенча Роспотребнадзор территориаль идарәнең Чистай һәм Спас районнары бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Хәзерге вакытта ялган алкоголь күп таралган,...
Инде хәбәр ителгәнчә, агымдагы ел башыннан безнең район территориясендә ялган аракы белән агуланудан җиде кеше үлде. Суррогат аракы белән агуланып, үз тормышыңны куркыныч астына куймас өчен кайбер таләпләрне үтәргә кирәк.
Наталья Егорова,
ТР буенча Роспотребнадзор территориаль идарәнең Чистай һәм Спас районнары бүлеге җитәкчесе урынбасары.
Хәзерге вакытта ялган алкоголь күп таралган, шуңа күрә һәр кешенең сыйфатсыз эчемлек сатып алу куркынычы зур. Суррогат эчемлеккә нәрсәләр керә? Нигездә, моңа эчемлек буларак кулланырга ярамаган көнкүреш химиясе әйберләре, косметик чаралар (одеколоннар, ислемайлар, лосьоннар, автомобиль сыекчалары-тәрәзә югычлар, тормоз сыекчалары), дару төнәтмәләре һәм башкалар керә.
Суррогатлар арасында төрле зыянлы катнашмалы этил спиртлы эчемлекләр бар. Метил спиртлылар да күп очрый. Алар организмда таркалып, агулы матдәләр бүлеп чыгаралар һәм көчле агулануга китерә.
Суррогат эчемлекләрнең тагын бер төре - ялган алкоголь. Технологияләрне бозып ясаган аракы, коньяк, шарәп, настойка кеше өчен гаять куркыныч. Аны эчеп, бик нык агуланырга мөмкин.
Шуңа күрә эчемлекне сәүдә нокталарыннан гына алырга һәм чамасын белеп кенә кулланырга кирәк. Тагын шунысы да бар, ялгыз эчмәскә кирәк, андый-мондый хәл килеп чыкса, "ашыгыч ярдәм" чакыртырлык кеше булырга тиеш.
Фото: http://ko44.ru/news/law/item/834-v-galiche-pensioner-prodaval-alkogolnyiy-surrogat.html
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев