Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Тоннель» операциясе биш бозу очрагын ачыклады

Оператив-профилактик рейд Болгар-Танкеевка юлында узды.

Бүген Спас районының Болгар – Танкеевка юнәлешендәге юлның беренче километрындаюл кагыйдәләрен тупас бозуларны кисәтү буенча “Тоннель” оператив-профилактик рейд узды. Бу хакта Спас районы ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рейд барышында 55 транспорт чарасы тикшерелде, 5 машина йөртүчегә карата протоколлар тутырылды.

Өч кешегә – иминлек каешларын каптырмаган өчен, бер кешегә – ОСАГО полисы булмаган өчен, тагын бер машина йөртүчегә идарә таныклыгыннан башка йөргән өчен җәза бирелде.

Спас районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев