Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тонировканы алырга туры киләчәк

Мәгълүм булганча, гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, машинаның алдагы һәм алдагы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү сәләте 70 проценттан ким булган очракта, машинаны эксплуатацияләү тыела.

Юрий Баранов,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Билгеләнгән нормативтан кимрәк яктылык үткәрү сәләтенә ия булган пыяла (шул исәптән төрле төстәге үтә күренмәле плёнка) куелган транспорт чаралары белән идарә итүне чикләү турында таләп беренче чиратта юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатында кабул ителгән. Ул мәҗбүри башкарылырга тиеш. Бу чараның терроризмга каршы торуның дәүләт программасын үтәү максатында кабул ителүенә аерым басым ясала.
Безнең республикага тиздән Бөтендөнья универсиадасы кунакларын кабул итәргә туры киләчәк. Халыкның иминлеген, спорт һәм рәсми делегацияләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар комплексын тулысынча тормышка ашырырга кирәк булачак.
Ел башыннан ТР Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре яктылык үткәрү сәләте буенча ГОСТ таләпләренә туры килмәгән 67 меңнән артык транспорт чарасын ачыклап, аларны тиешле тәртипкә китерергә мәҗбүр иткәннәр. Бу эш әле дә дәвам итә. Бу таләпне бозган өчен Россия Федерациясе административ хокук бозулар Кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше нигезендә, административ җаваплылыкка тарту күздә тотыла. Бозучыга 500 сум күләмендә штраф салына.
Инспекторның норматив таләпләрен бозып ябыштырылган тонировка плёнкасын куптару турында ике понятой алдында әйтелгән таләбен үтәмәгән машина йөртүчеләргә РФ административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсенең 1 өлеше нигезендә административ беркетмә язылырга мөмкин (полиция хезмәткәренең әмеренә буйсынмау). Бу исә биш йөз сумнан алып бер мең сумга кадәр штраф салуны яки унбиш тәүлеккә кадәр административ рәвештә иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Машина йөртүчеләргә шулай ук 2011 елның 21 апрелендә кабул ителгән №69-Ф3 Россия Федерациясе законы нигезендә, 2012 елның 1 июленнән РФ административ хокук бозулар Кодексына үзгәрешләр кертелүе турында онытмаска кирәк. Аның нигезендә, транспорт чараларын эксплуатацияләү һәм идарә итү кагыйдәләрен бозган өчен (шул исәптән нормативтан артык караңгылатылган пыялалар өчен дә), транспорт чарасын киләчәктә куллану тыела. Бу очракта эксплуатацияне тыйган сәбәпләр бетерелгәнче, дәүләт теркәү номерлары алынырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев