Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәмәке тартучыларны – җавапка

Узган елның ноябрендә "Об охране здоровья граждан от воздействия окружающего табачного дыма и воздействий потребления табака" турындагы Федераль законга җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен җаваплылыкны тагын да арттыруны күздә тоткан төзәтмәләр кертелде. Шуннан соң ниндидер үзгәрешләр күзәтеләме?

Марина ЗАЙЦЕВА

Тәмәке тартуның зыяны турында һәркемгә мәгълүм. Әмма Закон нигезендә һәм әлеге яман гадәт аркасында килеп чыгучы бик күп авыруларны кисәтү максаты белән билгеле чаралар күрелсә дә, тартучылар саны кимеми. Шулар арасыннан халыкка тәмәке тартуның зыяны турында мәгълүматлар җиткерү, тәмәкене рекламалауны тыю, законны бозып тәмәке сату һәм башка чараларны атап үтәргә мөмкин.

Ә менә законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, аерым территорияләрдә, бина һәм объектларда тәмәке тартуны тыюга аерым тукталырга кирәк, ди полиция участковыйлары бүлеге җитәкчесе Сергей Тарасов. Димәк, белем бирү, мәдәният, медицина, реабилитация, санаторий-курорт, торак һәм кунакханә, көнкүреш, сәүдә, шулай ук физкультура һәм спорт хезмәтләре күрсәтү өчен яраклаштырылган территорияләр һәи биналарда, эш урыннары, күп фатирлы йортларның гомуми файдаланудагы урыннарында, балалар мәйданчыклары һәм пляжларда, теләсә нинди транспортта тәмәке тарту катгый тыела.

Бары тик ачык һавада махсус урыннарда һәм җилләтү системасы урнаштырылган аерым биналарда гына тәмәке тартырга рөхсәт ителә.

Балигъ булмаган яшүсмерләргә тәмәке сатып закон бозучыларга карата кырыс җәза каралган. Балалар һәм яшүсмерләргә белә торып "агу" биреп җибәрүче намуссыз сатучыларга карата штрафларны тагын да арттыру турында карар чыгарылды. Мәсәлән, физик затлар 3 меңнән алып 5 мең сумга кадәр, җаваплы кешеләр - 30 меңнән 50 мең сумга кадәр түләячәк. Юридик затларга исә тагын да күбрәк --100 меңнән 150 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

Балалар мәйданчыгында тәмәке тарткан өчен штраф 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, балигъ булмаганнарны бу яман гадәткә өйрәткән өчен 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр инде мондый инициативаны ата-аналар күрсәтә икән, штраф күләме 2 меңнән 3 мең сумга кадәр арта.

Закон буенча, хәзер эш урыннарында, шулай ук мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре территорияләрендә торак йортларның подъездларында, вокзал һәм аэропортларда тәмәке пыскытучылар 500 сумнан 1500 сумга кадәр штрафка тартылачак.

Әгәр эш белән тәэмин итүче үзендә эшләүче һәм тәмәке тартучы хезмәткәрләргә тәмәке тарту өчен махсус урын әзерләмәсә, бу очракта җаваплы кешеләргә 1 меңнән 20 мең сумга, юридик затларга - 60 мең сумга кадәр штраф яный. Тәмәке тартуны тыючы билгеләр дә бөтен җирдә аермачык күренеп торырга тиеш. Шулай булмаган очракта җаваплы кешеләргә 10-20 мең, юридик затларга 30-60 мең сумны чыгарып ссалырга туры киләчәк.

Шушы елның гыйнварыннан башлап полиция хезмәткәрләре Россия Федерациясенең тәмәке тартуны чикләү турындагы законның ничек үтәлешен ачыклау максаты белән даими рәвештә рейдлар уздыра. Тикшерү нәтиҗәсендә күп фатирлы йортларның подъездларында тәмәке тартып торган өч кешенең һәркайсына бишәр йөз күләмендә штраф салына. Әгәр бу кешеләр тиешле булмаган урында тагын бер тапкыр тәмәке тартканда тотылса, билгеле инде, штраф күләме тагын да артачак.

Тәмәке тартуны тыюның кирәге бармы, бу хакта газета укучыларыбыз ни уйлый?

Рузалия КАДЫЙРОВА,

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең белгеч-эксперты:

- Тәмәке тартучыларга карата җәзаларның тагын да кырыслануын хуплыйм. Минем дә ирем тәмәке тарта, әмма берәүгә дә комачауламый. Инде ничә тапкырлар тартуны ташлап карады, беркадәр генә вакыт үтү белән түзми, яңадан пыскыта башлый. Ир-атларның күбесеннән, тәмәке тарту көнлек стрессларны җиңелрәк кичерергә булыша, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ышанмыйм, зыяннан гайре, нинди файдасы булсын аның.

Хатын-кызлар, балаларның тәмәке тартулары аеруча кызганыч. Шуңа күрә, балаларны тәмәке тартырга өйрәтүчеләргә карата җаваплылыкның тагын да көчәюен бик хуплыйм.

Узган ел сәүдә нокталарын тикшергән вакытта балигъ булмаучыларга сигаретлар сатуның ике очрагына тап булдык. Сатучыларга дүрт мең сум күләмендә штраф салынды.

Т.З., хезмәткәр (Болгар шәһәре):

- Элек эш урынында - кабинетта утырып тарта идем. Үзем генә булгач, тәмәке төтене берәүгә дә комачауламады кебек. Хәзер урамга чыгып көйрәтәм.

Шәхсән мин дә законга каршы түгел. Безнең оешмада тәмәке тарту өчен махсус урын юк, аны булдырырга да уйламыйлар. Кышкы суыкта урамда туңып пыскытканчы, җылы бүлмәдә утырып тартудан берәү дә баш тартмас иде…

Штраф салсалар? Аннары инде җәмәгать бәдрәфендәге форточка каршына басып тартырга туры киләчәк.

Татьяна САВЕЛЬЕВА,

пенсионер

- Безнең гаиләдә ир-атлар тартмый. Күршедә дә һаваны тәмәке төтене белән агулаучылар әлегә юк - без шәхси йортта яшибез. Кыскасы, әлегә зарлана алмыйбыз.

Минемчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен штрафларның артуы - әйбәт һәм кирәкле чара. Әмма бу гына аз кебек: тәмәке тартучы бөтен кеше янына да участковыйны бастырып булмый. Тәмәкене сату бәясен күпкә арттыру да нәтиҗә бирми калмас, ул вакытта бөтен кешенең дә, аеруча балаларның сигаретлар алырга акчасы җитмәс иде. Тәмәке сатуга рөхсәт бирүче лицензия бәясен арттыру турында да уйларга кирәк. Гомумән, тәмәкегә каршы көрәшне тагын да көчәйтү турында да уйланасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәмәке тарткан өчен җаваплылык төзәтмәләр яман гадәт штраф