Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Терлекчелек - керем чыганагы

"Болгар Арыш" җәмгыяте бөтен Россиягә билгеле җитештерүче - "Данон" фирмасына сөт сату күләмен елдан-ел арттыра. Бу агрофирма бюджетын тулыландыра һәм авыл хезмәтчәннәре алган продукциянең югары сыйфаты турында сөйли.

Олег Пахомов.
"НЖ".
Соңгы елларда "Болгар Арыш" җәмгыятендә терлекчелеккә модернизация ясау өлкәсендә күп нәрсәләр эшләнгән. Монда фермалар яңартып корыла, аларга заманча җиһазлар куела, терлекләрне ашату системасы тәртипкә салына. Технология процессы һәм хезмәтне оештыруда да яңа алымнар кулланыла. Боларның барысы да сөтнең сыйфатына уңай йогынты ясый.
Әле күптән түгел генә Тракторныйдагы терлекчелек биналары буш торып, искерә-туза башлаган иде. Инвестор килгәннән соң аларны әкренләп тәртипкә китерә башладылар. Монда агрофирманың савым көтүен яңарту өчен таналар үстерелә. Хәзер фермада 200 баш тана бар. Сәламәт бозаулар алу өчен ясалма орлыкландыру кулланалар, аны Казан белгечләре күпләп үткәрү ысулы белән ясыйлар. Бер көндә 100 баш тана орлыкландырыла. Хуҗалыкта үгез бозаулар да бар. Мәсәлән, кыш көне өстәмә китерелгән 150 башны әлегә симертүгә куйганнар, ә соңрак, капиталь ремонт ясалганнан соң, алар хуҗалыкның Вожи бүлегенә күчереләчәк.
Соңгы елларда Көек фермаларында да күп эш башкарылган. Аларга капиталь ремонт ясалган, сыер абзарына "Де Лаваль" фирмасы эшләгән һәм сөт үткәргечләр ярдәмендә сөтне суыткыч танкка җыярга мөмкинлек биргән яңа җиһазлар куелган. Узган елның сентябреннән алып савым көтүен бәйләп тотуга күчергәннәр. Шулай ук саву һәм терлекләрне карау технологиясенә дә үзгәрешләр кертелгән. Боларның барысы да алынган продукциянең сыйфатын сизелерлек арттырырга мөмкинлек биргән. Мәсәлән, сөтнең майлылыгы бүгенге көндә 4,2-4,3 процент тәшкил итә, ә бу исә иң югары стандарт таләпләренә җавап бирә. Шуңа күрә "Данон" фирмасы продукцияне Кимнан гына түгел, бу хуҗалыктан да теләп ала.
Сыер савучыларның аена 20 мең сумга кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар, терлекчеләрнең исә бераз гына кимрәк. Барлык фермаларда да диярлек эш шартлары яхшыртылган. Ял итү бүлмәләре тәртипкә китерелеп, җылыту үткәрелгән, санузеллар ясалган.
Көек терлекчеләре элек тә үз эшләрен намус белән башкаралар иде, ә эш шартлары яхшырганнан соң тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешәләр. Алар белән фермада ике дистә елга якын хезмәт куючы Резеда Гәрәева җитәкчелек итә. Сыер савучылар Резеда Хуҗиева, Рәфидә Гыйматдинова, Рәфидә Вафина, Лилия Гомәрова, мөгезле эре терлекләр караучы терлекчеләр Фирдүс Сибгатуллин, Рәмис Абдрахманов, Азат Гайфуллин, яшь терлекләрне караучы Рәис Габдрахманов белән Рәмис Галиуллин да үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.
Боларның барысы да тиешле алымнар кулланганда, терлекчелек ныклы керем чыганагы булуын тагын бер кат дәлилли. Инвесторларның барлык башлангычлары әлегә файда гына китерә.
Рәсемнәрдә: Ф. Сибгатуллин; Р. Абдрахманов; яңа суыткыч танк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АПК