Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләк һәм тырышлык кирәк

Кечкенә генә авылда яшәсәң дә, үз шөгылеңне табып, ел әйләнәсендә табыш алырга мөмкин. Татар Такталы авылыннан Рәис Гайнуллинның гаилә фермасы моңа бер мисал.

Тәлгать Җамалетдинов.
"НЖ".
Сиксәненче һәм туксанынчы еллар белән чагыштырганда, авыл халкының тормыш дәрәҗәсе хәзер бермә-бер яхшырды. Шулай да күпләр колхоз-совхозларда эшләгән елларын сагынып искә алалар. Анда-санда калган иске терлекчелек фермасы биналары, яртылаш тузган механика мастерскойлары да элекке вакытлар турында онытырга ирек бирми... Аларга караган саен йөрәк яна. Ләкин хәзер бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, авыл кешесе бүгенге шартларга яраклашырга мәҗбүр...
Рәис Мингариф улы мәшгульлек үзәгеннән алынган 58 мең сум субсидиягә күрше Гусиха авылыннан яшь терлекләр сатып алып, үзенең гаилә фермасына нигез салган.
- Билгеле, башта бу эшкә бераз шикләнеп карадым, - ди Рәис. - Шулай да ныклап эшкә тотынырга туры килде. Ә мин үз вакытында Әтнә совхоз-техникумын зоотехник белгечлеге буенча тәмамлаган кеше, аз булса да терлекчелек тармагында тәҗрибәм бар иде. Боларның барысы да кирәк булды...
Бүген аның хуҗалыгында 17 баш савым сыер, шуның кадәр үк яшь терлек, ат, сарыклар, тавыклар бар. Гайнуллиннар гаиләсендә һәркемгә эш җитәрлек. Шулай да эшнең күбесе Рәис җилкәсендә. Барысына да өлгерер өчен иртәнге бишенче яртыда ул инде аяк өстендә. Терлек асларын чистартып, ашарга таратканда хатыны Гүзәлия сыерлар сава. Ул Антоновка мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәпкә киткәнче барысына да өлгерергә кирәк, шуңа күрә абзардагы эшләрне тиз башкарырга күнеккән. Ә әзер продукция - иртәнге сөтне Әлкидән килгән сөт җыючыларга Рәис үзе тапшыра. Бүгенге көндә Гайнуллиннар көн саен 60 килограммнан артык сөт саталар.
- Хәзер инде 12 сыер бозаулады, - ди Рәис. - Сөт артса да, бөтенесен тапшырып бармыйбыз, үзебезгә дә, бозауларга да калдырырга туры килә.
Рәиснең сүзләренә караганда, узган җәй алар сөт сатудан ай саен 17 - 18 мең сум табыш алганнар. Бүген дә сөт тапшыру гаилә бюджетына акча кертә. Ә Яңа ел алдыннан Гайнуллиннар 6 үгез сатып, 300 мең сум чамасы табыш алганнар. Болар барысы да зур тырышлык куеп табылган.
Ел саен Рәис үзләренә җитәрлек терлек азыгы туплап куя. Бу кышта да терлек азыгына аптырап тормаганнар. Ашлыкны гына акчага сатып алырга туры килгән, ә печән белән саламны җитәрлек күләмдә үзләре хәзерләгән. Күршеләре белән сөйләшеп, бергәләп алып кайтканнар, эскертләп куйганнар. Авыл җирендә мондый ярдәм бик кирәк була.
- Ялкауланып ятмасаң, авыл җирендә дә яшәргә була, - ди Рәис. - Күпләр акча юк дип зарланып, эшләмәс өчен мең сәбәп табалар. Ләкин мин алай булдыра алмыйм. Теләк һәм тырышлык булса, тормыш алып барырга җитәрлек акчаны һәрвакыт эшләргә була.
Рәиснең сүзләрендә хаклык бар. Ул теләсә кайсы уңышка үзенең тырышлыгы белән ирешергә күнеккән. Ун ел элек зур кирпеч йорт салган, яңа мунча эшләгән, агач тәрәзә рамнарын заманча пластикка алыштырган. Ә узган ел 50 башка исәпләнгән терлек абзары салып куйган.
Балалары да ата-аналарына нык ярдәм итәләр. Мәсәлән, заводта мастер булып эшләүче уллары Илмир бүген әтисенә ярдәм итәр өчен Казаннан махсус кайткан. Җәй көне дә атна саен диярлек кайтып, барлык эшләрендә ярдәм итеп тора, сигезенче класста укучы кызлары Әлфирә һәрвакыт әнисе янында кайнаша. Әнә шундый тырыш тату гаилә яши Татар Такталы авылында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә ферма