Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләк кенә кирәк

Спиридонова, Фролова, Петрова. Әле күптән түгел генә райондагы торак пунктларны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча игълан ителгән икеайлык тәмамланды. Бу хакта район газетасында да язылды. Язмада шәһәр һәм авылларны төзекләндерү өчен күп нәрсәләр эшләргә кирәк әле, дип тә ассызыкланган иде. Моның белән килешми булмый. Мисалга Антон урамын алыйк. Болгардагы зур,...

Спиридонова, Фролова, Петрова.
Әле күптән түгел генә райондагы торак пунктларны чистарту һәм тәртипкә китерү буенча игълан ителгән икеайлык тәмамланды. Бу хакта район газетасында да язылды. Язмада шәһәр һәм авылларны төзекләндерү өчен күп нәрсәләр эшләргә кирәк әле, дип тә ассызыкланган иде. Моның белән килешми булмый.
Мисалга Антон урамын алыйк. Болгардагы зур, киң һәм яшел урамнарның берсе ул. Мондагыдай аллеяләр башка урамнарның берсендә дә юк. Атап әйткәндә, урам түгел, ә чын проспект.Тик менә…
Элек бу аллея гел чиста, матур иде. Кемдер шуннан яфракларның серле кыштырдавына хозурланып иртәнге якта эшкә, кемдер мәктәпкә, кемдер балалар бакчасына ашыкты. Эссе, җил-яңгырлы көннәрдә кешеләр шул агачлар арасына кереп ышыкланды. Пенсионерлар, яшь балалы аналар бирегә саф һава суларга чыга иде.
Хәзер аллеяны танырлык түгел… Сукмакка корыган агачлар ауган, ботаклар тулган, адым саен диярлек чүп-чар өеменә тап буласың. Һәр тыкрыкта көнкүреш калдыклары түгү өчен махсус контейнерлар куелган булса да, шушы урамда яшәүчеләрнең тирес, төрле чүп-чарларны шушы аллеяга чыгарып ташлавын берничек аңлап булмый. Чүп-чарны кая туры килсә шунда ыргытып калдыру гадәтеннән һаман да арына алмыйбыз әле.
Шәһәрдәге һәр урамга да диярлек конкрет бер оешма шефлык итә. Алар елына бер булса да тәртип урнаштыру турында кайгыртырга тиеш. Бәлки бу хакта онытканнардыр? Халык үзе дә шәһәр - безнең уртак йортыбыз булуын истән чыгармасын. Димәк, тәртип өчен без дә җавап бирергә тиеш. Бу аллеяны чистартуның кыенлыгы юк, бары теләк кенә кирәк.
Болгар шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев