Җәмгыять
Төбәкара конференция
Бураково мәктәбе базасында "Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы елларында:батырлык һәм аның бүгенге бәяләмәсе" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция эшендә Спас, Алексеевск, Нурлат, Чистай районнарының яшь тарихчылары катнашты. Жюри аларның эшләрен өч номинация: "Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы", "Җиңүнең 70 еллыгына хәрби тарих" һәм "Мәдәни мирас. Мәктәп музейлары-мәдәни мирасны саклау...
Бураково мәктәбе базасында "Татарстан халкы Бөек Ватан сугышы елларында:батырлык һәм аның бүгенге бәяләмәсе" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Конференция эшендә Спас, Алексеевск, Нурлат, Чистай районнарының яшь тарихчылары катнашты. Жюри аларның эшләрен өч номинация: "Минем шәҗәрәмдә Бөек Ватан сугышы", "Җиңүнең 70 еллыгына хәрби тарих" һәм "Мәдәни мирас. Мәктәп музейлары-мәдәни мирасны саклау үзәкләре" номинациясендә тикшерде.
Конференция кысаларында эшләгән секцияләрдә педагоглар чыгыш ясадылар, тикшеренү эшләренә конкурслар оештырылды. Призерлар арасына безнең район тарихчылары да бар. Әйтик, "Мәдәни мирас. Мәктәп музейлары-мәдәни мирасны саклау үзәкләре" номинациясендә беренче урынга Ким мәктәбе укучысы Вероника Филиппова лаек булды. Көек мәктәбе укучысы Ландыш Хәлиуллинага икенче урын бирелде. "Бөек Җиңүнең 70 еллыгына хәрби тарих" номинациясендә Иж-Борискино мәктәбеннән Елизавета Абасева икенче урынга чыкты.
"Россия краеведлар союзы" оешмасының Кама аръягы бүлеге рәисе Вячеслав Колесников, ТР мәгарифне үстерү институты профессоры, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев, Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләреннән торган жюри укучылар эшенә югары бәя бирде. Тарихи-мәдәни һәм археология мирасын өйрәнү буенча тикшеренү эшләрен пропагандалауны оештыруда керткән зур өлеше өчен мәгариф бүлеге методисты Маргарита Марковага "Россия краеведлары союзы"ның Рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев