Якшәмбе көнне, елның төп сәяси вакыйгасы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар була. Алда торган сайлауларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бәя биреп, Татарстан өчен республика командасын Парламентка җибәрү - ул Дәүләт Думасында үз позициябезне көчәйтү дигән сүз, дип билгеләде.
Ә бу вакыйганы безнең район халкы ничек кабул итә?
Ренат Шәрипов,
"Боевое братство" сугышчан хәрәкәт ветераннар советы идарәсе рәисе, район җәмәгать советы рәисе:
- Сайлаулар бик әһәмиятле вакыйга һәм шуңа күрә анда һәр тавыш хәлиткеч көчкә ия. Дәүләт Думасында синең регионнан кем күрсәтелүе төрле кешедә төрле фикер уята, ләкин һәр кеше сайлау участокларына килеп, үзенең гражданлык бурычын үтәргә тиеш. Татарстаннан күбрәк тавыш биргән саен, Дәүләт Думасында безнең республикадан депутатлар шулкадәр күбрәк булачак. Ә бу инде безнең барыбыз өчен дә кирәк.
Сайлауларда катнашып, без сәяси активлык күрсәтәбез, үзебез дөрес дип тапкан юлны сайлыйбыз. Без сайлауларда һәм иҗтимагый-сәяси тормышта никадәр активрак катнашсак, районда һәм республикада, тулаем ил буенча да, тәртип шулкадәр яхшырак булачак. Мин үзем дә, туганнарым һәм танышларым, дусларым 18 сентябрьдә сайларга барачакбыз.
Анатолий Некрасов,
район ветераннар советы рәисе урынбасары:
- Әлбәттә, бөтен кеше дә сайлауларда катнашырга тиеш. Минемчә, бу мәсьәләдә бернинди икеләнү дигән нәрсә булырга тиеш түгел. Сайлау участокларына барып, үзең күбрәк ышаныч күрсәткән партия яки кандидат өчен тавыш бирергә кирәк.
Яңа сайланачак депутатларга һәр кешенең үтенече күп булачак. Мәсәлән, олы кешеләрне пенсияләрнең аз булуы, дарулар белән тәэмин итү, аларның кыйммәт булуы, шулай ук инвалидларга игътибар җитеп бетмәве борчый. Сайланачак депутатларга шушы мәсьәләрне хәл итү буенча зур өметләр баглыйбыз.
Татарстан өчен сайлауларның үзенчәлеге шунда - депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, без республиканың киләчәге турында уйлыйбыз.
Дәүләт Думасында безнең вәкилләрнең күп һәм көчле булуы беренче чиратта республика һәм татарстанлыларның мәнфәгатен яклау өчен кирәк. Димәк, республикабыз эре федераль программаларда катнаша алачак, республикага федераль бюджет акчасын алырга, перспективалы проектлар өчен закон базасын камилләштерергә ярдәм итәчәк дигән сүз.
Шуңа күрә 18 сентябрьдә мин, һичшиксез, сайлауларда катнашачакмын һәм бөтен кеше дә үз бурычын аңлап, сайлау участокларына килер дип ышанам.
Ленар Гыйниятуллин,
крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы:
- Сайлауларда катнашу - һәр кеше бурычы.
Үз хуҗалыгымны булдырып, аны үстерү өчен тырышкан кеше буларак, мине фермерлык эшенең безнең районда гына түгел, республикада, илдә киләчәге кызыксындыра.
Шуңа күрә депутатлыкка кандидатларның авыл хуҗалыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын кызыксынып өйрәнәм. Сүз дә юк, безне борчыган бөтен проблемаларны тиз генә хәл итеп булмый, моның өчен вакыт кирәк. Иң мөһиме - җәмгыять язмышы өчен борчылып, җан атып йөргән акыллы һәм күп нәрсәгә сәләтле кешеләр кирәк. Минемчә, депутатлыкка кандидатлар арасында мондый кешеләр җитәрлек. Аларны күрә белергә генә кирәк.
Республикада төрле социаль программаларның уңышлы эшләвенә күпләр үз мисалларында инандылар. Мин үзем, мәсәлән, өченче ел инде республиканың 60х40 программасында катнашам. Файдалы шартларда терлек азыгы тарата торган миксер, авыл хуҗалыгы машиналары, быел исә "КамАЗ" йөк автомобиле сатып алдым. Соңгы елларда фермер хуҗалыкларын үстерү өчен республика Президенты һәм хөкүмәтенең дә даими ярдәмен тоеп торабыз. Бу күп нәрсә турында сөйли. Халык хуҗалыгын, икътисадны, производствоның башка тармакларын үстерү буенча Татарстан моделе белән Россиянең күп төбәкләре кызыксына, чит илләрдә дә Татарстанны мисал итеп китерәләр. Безнең тәҗрибәне башка төбәкләр өйрәнә, бездә кабул ителгән карарлар тиешле нәтиҗә китерә.Аларны бөтен ил масштабында да кулланып булыр иде. Шуңа күрә сайлауларда Дәүләт Думасында безнең республикага файда китерә алырлык депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирәчәкмен. Татарстанның киләчәге турында уйлый торган кеше генә аны киләчәктә тагын да үстерүгә үзеннән өлеш кертә алачак.
Нина Романова,
Ким урта мәктәбе укытучысы:
- Тормышыбызда сайлаулар кебек зур һәм мөһим әһәмияткә ия булган вакыйгалардан читтә калучыларны беркайчан хупламыйм. Бу юлы да, барлык хезмәттәшләрем кебек, сайлау участогына килеп, үзем өстенлек биргән кандидатка тавыш бирәчәкмен. Сайлау кампаниясе бик актив үтте, миңа калса, һәр кеше дә кемгә тавыш бирәчәген алдан ачыклагандыр. Иң мөһиме - безнең барыбыз да Татарстанның Дәүләт Думасындагы позициясен ныгыту турында уйларга тиеш. Бу республика мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә кайгырту, эре программаларда катнашу, республикага акча җәлеп итү мөмкинлеге тудырачак. Соңыннан боларның барысы да халыкның тормышында, яшәү дәрәҗәсендә чагылыш табачак.
Безнең районны гына мисал итеп алыйк. Соңгы еллардагы уңай үзгәрешләрне үзегез дә күрәсездер. Торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары, юллар төзелә, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләргә ремонт ясала, яңа мәдәният учаклары, фельдшер-акушерлык пунктлары ачыла. Моңа ничек сөенмисең! Боларның барысына да федераль һәм республика социаль программаларын тормышка ашыру, Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика хөкүмәте булышлгы нәтиҗәсендә ирешелде. Мондый әһәмиятле эшләрдә депутатлар корпусының тоткан роле дә бик зур. Шуңа күрә сайлауларда актив катнашырга кирәк.
Анастасия Федонина,
Спас тармак технологияләре техникумының махсус фәннәр укытучысы:
- Сайлауларда өченче тапкыр катнашам. Кеше сайлауга барып үзенең гражданлык позициясен чагылдыра. Илебездә һәм республикадагы бер генә вакыйга да безне битараф калдырмаска тиеш. Тавыш биреп, безнең һәркайсыбыз тормышыбызны яхшы якка үзгәртүгә үзеннән өлеш кертә.
Мин үзебездәге техникумның "Кунакханә сервисы" бүлеген яхшы билгеләренә генә тәмамладым һәм читтән торып Казандагы уку йортларының берсенә укырга кердем. Теләге булган кешегә бушлай белем алу мөмкинлеге булуына тагын бер кат инандым. Тырышып укыгач, эш тә тиз табылды. Шөкер, әлегә барысы да әйбәт бара. Киләчәктә дә республикабызда социаль ярдәм чаралары тагын да көчәер, дип уйлыйм. Моның өчен республика мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә яклый алырлык депутатларны сайларга кирәк. Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш биреп, мин республика мәнфәгатьләре өчен тавыш бирәм.
Нет комментариев