Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тавыш бирү тәртибе турында

Федераль Җыенның алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга бик аз вакыт калып бара. Бу көнне без барыбыз да сайлау участокларына килеп, сәяси партияләрнең берсе өчен тавыш бирәбез. Сайлаучы нәрсәләр турында белергә тиеш?

Газизулла Әхмәтҗанов,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Барыннан да элек - участок сайлау комиссияләре, тавыш бирү үткәрелә торган биналарның хуҗалары бу процедурага тиешенчә хәзерләнәчәк. Тавыш бирү иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр булачак.
Чара башланыр алдыннан участок сайлау комиссиясе рәисе тавыш бирү бүлмәсен ачык дип игълан итеп, участок сайлау комиссиясе әгъзаларына, сайлаучыларга, "Россия Федерациясе Федераль Җыенынның Дәүләт Думасына депутатларны сайлау турында" федераль Законның 29 маддәсе 5нче өлешендә билгеләнгән кешеләргә стационар һәм күчмә тавыш бирү ящикларын күрсәтәчәк. Аннары аларга участок сайлау комиссиясе печате белән пломба куела.
Комиссиянең әгъзалары участок сайлау комиссиясе рәисеннән сайлау бюллетеньнәрен алып, кул куялар. Анннары комиссия рәисе сайлаучыларны тавыш бирергә чакыра.
Сайлау бюллетеньнәре паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ буенча бирелә. Ә открепительный таныклык буенча тавыш бирүчеләр бу документны күрсәтергә тиеш булачак.
Һәр кешенең бер сайлау бюллетене алырга хокукы бар. Ә өстәмә сайлаулар игълан ителгән ике округта (Антоновка һәм Өчкүл авыл җирлекләре) сайлаучыларга ике бюллетень бирелә. Документны бирү алдыннан сайлау комиссиясе әгъзасы сайлаучыга учёттан төшерү таныклыгы бирелмәгәнен, аның вакытыннан алда тавыш бирмәвен, сайлаучыдан реестрда теркәлмәгән бинадан башка урында тавыш бирү турында мөрәҗәгате булмавын, аның янына бу максаттан сайлау участогы әгъзалары җибәрелмәвен, шуны тикшерергә тиеш.
Бюллетень алганда сайлаучы исемлеккә паспортының сериясен һәм номерын яза. Электрон тавыш бирү үткәрелгән сайлау участокларында сайлаучыларга территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан ясалган штрих-кодлы карточкалар биреләчәк. Штрих-кодларны бастыру өчен КСА ТАС "Выборы" Т һәм К составыннан А4 форматлы лазер принтеры кулланыла.
Тавыш бирү өчен сайлаучы бюллетеньдә үзе тавыш биргән федераль исемлек кандидаты каршындагы шакмакка теләсә нинди билге куя. Һәр сайлаучы үзе тавыш бирә. Башка кешеләр өчен тавыш бирү рөхсәт ителми. Сайлау бюллетене тавыш бирү кабинасында тутырыла.
Әгәр сайлаучы бюллетень алу өчен үзлегеннән кул куя яки аны тутыра алмаса, аның сайлау комиссиясе әгъзасы булмаган, теркәлгән кандидат, сәяси партиянең ышанычлы вәкиле яки вәкаләтле вәкиле булмаган кешедән ярдәм сорарга хокукы бар. Мондый сайлаучы башка кешенең ярдәменнән файдалануы турында сайлау комиссиясенә әйтә. Бу очракта исемлекнең тиешле графасында сайлаучыга ярдәм итүче гражданинның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, паспортының сериясе һәм номеры күрсәтелә.
Әгәр сайлаучы бюллетеньне бозса, аның сайлау комиссиясенә яңа бюллетень бирү турында мөрәҗәгать итәргә хокукы бар. Исемлектә моның турында да языла. Бозылган бюллетеньгә участок сайлау комиссиясе әгъзасы кул куя. Кәгазьне УСК секретаре раслап, аны шунда ук гамәлдән чыгаралар.
Тутырылган сайлау бюллетене печатьләнгән тавыш бирү стационар ящикка салына.
Участок комиссиясе сайлаучылар исемлегенә кертелгән яки кертелергә хокукы булган, әмма кайбер сәбәпләр аркасында тавыш бирү урынына килә алмаган сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашуын тәэмин итәргә тиеш.
Тавыш бирү өчен җайланмаган бүлмәдә тавыш бирү 2011 елның 4 декабрендә 14 сәгатьтән дә соңга калмыйча бирелгән язма яки телдән мөрәҗәгать нигезендә шул ук көнне үткәрелә. Ул шулай ук «Россия Федерация гражданнары сайлау хокукларының төп гарантияләре һәм референдумда катнашу хокуклары турында" һәм "Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Федераль Җыенына депутатларны сайлау турында" законнары нигезендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев