Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Татарстанның чиста урманнары”

Республикада агымдагы елның 15 апреленнән алып 15 июненә һәм 1 сентябрьдән алып 1 ноябрьгә кадәр табигатьне саклау акциясе игълан ителде.

Ул Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасына хәзерлек кысаларында һәм урманнарда уңай санитария-экология хәле тудыру максатында оештырылды. Район башкарма комитетының бу уңайдан чыгарылган карарында предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренә җирле урманнарның санитария-экология халәтен яхшыртуга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру буенча рекомендацияләр бар. Урманнарның барысы да, шулай ук урман яны полосалары, беренче чиратта чүп-чардан чистартылырга тиеш. Ни кызганыч, урман аланнарының күпчелеге һәм урман буйлары бүгенге көндә чүплекне хәтерләтә. Монда табигать кочагында ял итәргә яратучылар калдырган шешәләр, пакетлар, башка чүп-чар да җитәрлек. Боларның барысы да табигать матурлыгын бозып кына калмыйча, тирә-як мохиткә зур зыян да сала.
Ә урман бит ул безнең уртак байлыгыбыз. Ул кешелек тормышында бик зур роль уйный, чөнки климатка йогынты ясый, чиста су һәм саф һава белән тәэмин итә, авыл хуҗалыгы җирләрен, табигатьтәге тереклекне саклый, күп кенә материаль байлыклар - агач, ашарга яраклы һәм дару үләннәре чыганагы да булып тора. Моннан тыш, ул милләт һәм халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын формалашытыручы мәдәни-тарихи мохитнең дә бер өлеше. Кешегә "яшел дусты" биргән байлыклар санап бетергесез.
Болгар урманчылыгы карамагында 18740 гектардан артык урман бар. Бу учреждениедә хезмәт куючыларның иң мөһим бурычы - тәртип һәм табигатьне саклау хәрәкәтендә актив катнашучылар ярдәме белән кайбер гражданнарның җавапсызлыгы аркасында урманнарда кала торган чүп-чарны чистарту. Бу битараф гражданнар сәламәт мохит безнең буынга гына түгел, киләчәк буыннар өчен дә бик мөһим булуын онытмасыннар иде. Шуңа күрә урманнарны тәртиптә һәм чисталыкта тоту эшендә, ә акцияләр үткәргән чорда - булган кимчелекләрне юк итүдә катнашу - һәр кешенең изге бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция