Татарстанда хезмәт базары «Кадрлар» илкүләм проекты буенча үзгәрә
Ярдәм алыр алдыннан гражданин платформада индивидуаль планны килештерергә тиеш.
Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Мәшгульлек хезмәте органнарын яңарту дәвам итә. 49 учреждение, хезмәт күрсәтү процессын камилләштереп, бердәм эш стандартларына якыная. Бер үк вакытта хезмәт базары инфраструктурасы да үзгәрә: мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде.
2025 елның гыйнварыннан «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында»гы 565-ФЗ номерлы Федераль закон эшли башлады, ул яңа нормалар кертте. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, гадәти хезмәтләр урынына хәзер дәүләт ярдәме чаралары кулланыла. Бу чаралар эшсезләргә мәшгульлеккә ярдәм күрсәтүнең индивидуаль планы буенча тәкъдим ителә - быелга кадәр аның мәҗбүри булуы законда беркетелмәгән иде.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль министры урынбасары Клара Таҗетдинова аңлатканча, индивидуаль план анкета үткәрү, эшсез кешенең тормыш хәлен бәяләү, тиешле категория һәм профильле төркем бирү нигезендә формалаша. Аның сүзләренчә, анкета үткәрү мәҗбүри процедура булып тора, аның нигезендә «Россиядә эш» платформасының шәхси кабинетында резюме төзелә һәм гражданинның профиле формалаша, аның буенча мөмкин булган ярдәм чаралары исемлеге билгеләнә.
Ярдәм алыр алдыннан гражданин платформада индивидуаль планны килештерергә тиеш. Аны кабул итү – кешене эшсез дип тану өчен кирәкле шарт. Шул ук вакытта, план пунктларын вакытында үтәү пособие билгеләү һәм түләүгә дә йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев