Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылучы хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннары өчен пособие 42 мең сумнан артык тәшкил итә

Түләү теркәлгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә.

Ирләре хезмәткә алынган, йөклелекләре кимендә 180 көннән ким булмаган хатын-кызлар пособие алу хокукына ия. Ирләре хәрби училищеның яки хәрби кафедраның беренче курсында укыган йөкле хатыннарга да мондый ярдәм бирелә. 

Түләү теркәлгән күләмдә билгеләнә һәм ел саен индексацияләнә. 2025 елның 1 февраленнән аның күләме 42 665 сум тәшкил итә. Гаризаны Россия Социаль фонды клиент хезмәтендә, күпфункцияле үзәктә, шулай ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

"Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре өчен дәүләт ярдәмен тою аеруча мөһим. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хатыннарына пособие бу җаваплы чорда гаиләгә йөкләмәне киметергә ярдәм итә һәм булачак әниләргә финанс тотрыклылыгын гарантияли,” - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Гариза аны теркәгәннән соң ун эш көнендә карала. Кайбер   мәгълүматлар җитмәгән очракта карау вакыты егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Уңай карар кабул ителгәннән соң, акча биш эш көне дәвамында күчерелә. Дөрес мәгълүматлар күрсәтелмәгән яисә тиешле срокларда документлар тапшырылмаган  очракта гариза буенча тискәре карар чыгарыла. 

Шуны истә тотарга кирәк: гаризаны ирнең хезмәт срогы тәмамланганнан соң алты айдан да соңга калмыйча бирергә кирәк. Рәсмиләштерү өчен никах турында таныклык күчермәсе, йөклелек вакыты турында белешмәләр (алар социаль фондка автомат рәвештә керә), шулай ук ирнең хәрби хезмәткә чакырылуы турында хәрби часть, хәрби комиссариат 
яки хәрби белем бирү оешмасының хәрби хеәмәт срогын күрсәтеп биргән белешмәсе таләп ителәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев