Татарстанда хаҗга гаризалар кабул ителә башлады
Фаразлар буенча, беренче хаҗилар Мәккә һәм Мәдинәгә 8 июньдә китәргә тиеш.
Татарстанда мөселманнар өчен Мәккә һәм Мәдинәгә хаҗ кылуга гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаларны республикада хаҗның рәсми туроператоры – “ДУМ РТ Хадж” оешмасы җыя. Бу хакта ТР Мөселман Диния нәзарат матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фаразланганча, беренче хаҗилар Мәккә һәм Мәдинәгә 8 июньдә юл тотачак. Хаҗ кылу һәр кешегә кимендә 360 мең сумга төшәчәк.
Матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, катлаулы эпидемиологик халәт аркасында кертелгән яшь чикләүләре быел гамәлдә булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев