Татарстанда түрәгә ришвәт өчен 4 ел төрмә бирелде
Ялган нәтиҗә өчен ул 250 мең сум акча алган.
Чистай шәһәр суды территориаль төзелеш күзәтчелеге органының 49 яшьлек җитәкчесенә хөкем карары чыгарды. Ул зур суммада ришвәт алуда гаепле дип табылган.
Эш материаллары буенча, 2022 елныңоктябрендә түрә төзелеш фирмасы вәкиленнән 250 мең сум акча алган. Алмашка ул, ачыкланган хокук бозуларга карамастан, төзелгән сөт-товар фермасының проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә алуда ярдәм итәргә вәгъдә итә.
Гаепләнүче үз гаебен танымаган. Суд аны катгый режимлы колониядә 4 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм төзелеш өлкәсендә дәүләт хезмәтендә 1 елга вазыйфа биләүне тыйды.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев