Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда начар һава торышы 5 гыйнварга кадәр сакланачак

Синоптиклар көчле җил һәм кар явуы турында кисәтә.

Синоптиклар фаразлавынча, Татарстанда кичен һәм төнлә начар һава торышы дәвам итәчәк. 4 гыйнварда 18 сәгатьтән 5 гыйнвар иртәсенә кадәр төбәктә урыны белән күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак буран, секундына 15-20 метр тизлектәге көньяк-көнбатыштан көчле җил, шулай ук бозлавык һәм юлларда кар көртләре саклану фаразлана. Казанда җил тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка куркынычсызлык буенча киңәшләр белән мөрәҗәгать итә. Һава торышы начар булган шартларда мөмкин булганча урамга чыгудан тыелырга кирәк. Чыккан очракта, тотрыклы аяк киеме киеп йөрергә кирәк. Мондый чорда бозланган баскычлар, тротуарлар һәм машина йөргән урыннарда аеруча куркыныч була, шуңа күрә юлларны кичкәндә бик игътибарлы булырга кирәк.

Машина йөртүчеләргә исә кискен маневрлардан һәм кисәк туктаудан тыелырга, дистанцияне сакларга һәм тизлек режимын төгәл үтәргә кирәк.

Моннан тыш, салкыннар башлану белән, гадәттәгечә, мич һәм электр җылыту җайланмаларын куллану белән бәйле янгыннар чыгу куркынычы арта. Коткаручылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерә: җылыткычларны караусыз калдырмаска һәм барлык җылыту приборларының төзеклеген игътибар үзәгендә тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев