Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелә

Махсус режим 22 апрельдән гамәлгә керәчәк.

Яз җитү белән, табигать кочагында ял итәргә теләүчеләр саны бермә-бер арта.  Кыш көне янгын сүндерүчеләр шәхси секторга зуррак игътибар бирсәләр, язгы-җәйге чорда урман янгыннары куркынычы да барлыкка килә.

Шуңа бәйле рәвештә 2024 елның 22 апреленнән 12 маена кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән республикада махсус янгынга каршы режим кертелә.

Сүз уңаеннан, мондый режим Россия Федерациясенең 66 субъекты территориясендә кертелгән.
Режим вакытында ниләр эшләргә ярамый, бозучыларга нәрсә яный – бу хакта безнең материалда.

Урманнарны сакларга кирәк
Кышын кар бик күп булуына карамастан, Спас районында яз шактый коры килде. Эрегән кар сулары коры, яңгырсыз җәй дәвамында бөтенләй кипкән һәм кар яуганчы туңып өлгермәгән җиргә сеңеп бетте. 

Урманнарда һәм кырларда туфрак коп-коры. Узган елгы коры яфраклар хәлне тагын да кискенәйтә.
Шуңа күрә урманнарда учаклар ягу, мангаллар яки башка ризык әзерләү җайланмалары куллану катгый тыела. Шулай ук тәмәке тарту, янган шырпы, тәмәке төпчекләре ташлау, мылтыктан ату, пиротехника куллану да ярамый. Чөнки болар барысы да урман янгыннарына китерергә мөмкин. Кагыйдә бозучыларга исә шактый зур күләмдә штрафлар яный.

Истә тотыгыз! Урманда коры үлән һәм агачлар кояш нурлары төшкән урынга ташланган шешәдән яки пыяла кыйпылчыкларыннан да дөртләп кабынып китәргә мөмкин. Кояш нурларын үзенә җыеп, алар яндыргыч линзалар ролен үти ала.

Шуңа күрә пыяла банкаларны һәм шешәләрне җыеп, чүп контейнерларына ташларга кирәк. Бу урманның чисталыгын да, иминлеген дә саклаячак.

Учак ягу тыела!
Кыштан соң барлык хуҗалар йорт яннарын, бакчаларын тәртипкә китерә башлыйлар. Чүп-чар, коры ботаклар, үлән сабакларын җыярга кирәк, чөнки тиздән бакча эшләре башланачак.

Исегездә тотыгыз! 12 майга кадәр участокларда учаклар ягу, чүп-чар, коры үлән, ботаклар яндыру тыела.
Шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә яки балалар лагерьларында урамда ризык әзерләү тыела. Бу бары тик җәмәгать туклануы объектларына гына рөхсәт ителә.

Шуңа күрә урамда шашлык пешерү белән азрак сабыр итәргә кирәк. Коры һава торышы янгын куркынычын тудыра, ә тыюларны санга сукмау фаҗигагә китерергә мөмкин. Милек кенә түгел, кешеләр дә зыян күрә ала.

Махсус янгынга каршы режим вакытында штрафлар гражданнар өчен 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, урындагы затларга – 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев