Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда кышкы ял һәм сәламәтләндерү өчен яңа глэмпинглар барлыкка киләчәк

Проектлар төрле форматларны колачлый.

Республикада «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында субсидияләр алуга конкурска йомгак ясалды. Алар ярдәмендә Татарстанның алты районында урнашкан 11 глэмпингта кунакларны урнаштыру өчен 87 яңа номер булдырылачак.

Проектлар ял итүнең төрле форматларын колачлый. Мәсәлән, Менделеевск районындагы «Шифалы Су-Ижминводы» шифаханәсе территориясендәге глэмпинг кунакларга табигый мохиттә яшәү генә түгел, ә дәвалау процедуралары: гидротерапия, пычрак белән дәвалау, физиотерапия һәм спа-хезмәтләр күрсәтү мөмкинлеге дә тәкъдим итәчәк.

Яшел Үзән районында Идел култыгы ярында «Елки» глэмпингы ачыла, анда ике катлы җиде йорт урнашкан.

Балык тотарга һәм экологик ял итәргә яратучылар өчен Кайбыч районындагы «Фишфарм116» комплексы кызыклы булачак. Андагы буаларда балык 1961 елдан бирле үстерелә. Саба районында «Урман әкияте» глэмпингы кышкы күңел ачуларга басым ясаячак — монда снегоходлар һәм башка сезонлы кирәк-яракларны арендага алырга мөмкин булачак.

Ә Лаеш районында Семрук кинопоселогы янында урнашкан «Белый Яр» глэмпингында Гүзәл Яхина романы буенча «Зөләйха күзләрен ача» сериалы декорацияләре сакланган.

Милли туристик порталында Татарстан буенча кышкы сәфәрләр өчен 600дән артык вариант тупланган. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру эчке туризм өчен тәкъдимнәрне төрлеләндерергә һәм елның теләсә кайсы вакытында төбәктә ял итү өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев