Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда коронавируска каршы чикләүләр кертелә

Алар иртәгәдән гамәлгә керә.

РФ Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Россия буенча иртәгәдән ял атнасы башлана. Ә Татарстанда исә 30 октябрьдән каты чикләүләр кертелә. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ агентлыгы хәбәр итте.

Беренче чиратта, бу чикләүләр өлкән яшьтәгеләргә кагыла. Соңгы алты ай эчендә COVID-19 вирусына каршы прививка ясатмаган өлкәннәр мәҗбүри рәвештә өйдә утырырга тиеш.

Кибетләр һәм җәмәгать туклану объектлары кичке 11дән иртәнге 6га кадәр эшләмәячәк. Сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодлары булган кешеләр генә йөри ала.

Шулай ук күңел ачу тамашаларын уздыру да тыела.

Барлык чаралар санитария-эпидемиология хәле яхшырганчы гамәлдә булачак.

«Республикада бу чаралар ял атнасы чорына вакытлыча гына түгел, ә эпидемиологик хәл яхшырганчы кертелә», — дип ассызыклый матбугат хезмәте.

Шул ук вакытта дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, күпфункцияле үзәкләр эшләрен элеккеге режимда дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев