Татарстанда йорт чатларының яртысыннан артыгы MAX мессенджерына күчкән
Республиканың егерме муниципалитетында чатларны күчерү тулысынча төгәлләнгән.
Татарстанда йорт чатларының MAX милли мессенджерына күчүе дәвам итә. Бүгенге көндә системага 18 111 чатның 11 051е күчерелгән, бу гомуми санның 61% тан артыгын тәшкил итә.
Республиканың төзелеш министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, егерме муниципаль берәмлектә чатларны күчерү тулысынча тәмамланган. Шул ук вакытта алты муниципалитетта күчү күрсәткече әлегә 30% ка да җитмәгән.
Йорт чатларын MAX дәүләт мессенджерына күчерү эше республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын цифрлаштыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев