Татарстанда инвалид балаларны карау буенча 22 меңнән артык өстәмә ял көнен түләде
Ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә айга дүрт көн ял бирелә, алар инвалид балаларны карауга багышлый алалар.
Социаль фондның Татарстан бүлеге 2025 елда инвалид балаларның ата-аналарына 22 503 өстәмә ял көне түләде. Әлеге максатларны тәэмин итүгә 134 миллион сум акча җибәрелгән инде.
Ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә айга дүрт көн ял бирелә, алар инвалид балаларны карауга багышлый алалар. Көннәрне рәттән алырга яки ай дәвамында төрле даталар буенча аерырга мөмкин, әмма файдаланылмаган ташламалы көннәрне киләсе айга күчереп булмый.
"Өстәмә ял көннәрен соңыннан 24 көнгә кадәр дәвамлы бер тапкыр бирелә торган отпуск итеп рәсмиләштерү һәм аны инвалид баланы карауга багышлау өчен тупларга мөмкин. Моның өчен эш бирүче белән ял көннәрен килештерергә һәм кадрлар бүлегенә тиешле гариза бирергә кирәк", — дип ачыклык кертте Социаль фондның Татарстан бүлеге буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны Россия Социаль фонды сайтында, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев