Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда гыйнвардан пенсияләр 7,6% арткан

Индексация республикада миллионнан артык кешегә кагылды.

2026 ел башыннан Татарстанда иминият пенсияләре 7,6% ка арткан. Мондый арттырудан соң уртача түләү 1864 сумга күтәрелде һәм хәзер 26395 сум тәшкил итә.

Быелның төп үзгәреше - эшләүне дәвам иткән пенсионерлар да индексациягә хокук алды. Алар өчен исәп-хисап узган ел инде арттырылган пенсия күләменнән алып барыла. Барлык тиешле, әмма әлегә кулланылмаган күтәрүләр аларның шәхси счетларында саклана һәм кеше тулысынча эштән киткәч исәпкә алыначак.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, эшоәгән вакытта үткәрелгән индексацияләрнең берсе дә юкка чыкмый. Эштән азат ителгәннән соң пенсияне хезмәт елларында тупланган барлык процентларны исәпкә алып яңадан саныйлар.

Яңадан исәпләү республиканың 1 015 855 пенсионерының һәркайсы өчен автомат рәвештә башкарылды, фондка гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев