Татарстанда декабрь ае өчен балалар пособиеләре вакытыннан алда түләнәчәк
Вакытыннан алда түләүләр яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә башкарыла.
Гыйнварның беренче атнасы Яңа ел бәйрәмнәренә туры килү сәбәпле, балалар пособиеләре банк счетларына керә торган татарстанлылар аларны 28 декабрьгә кадәр алачак.
28 декабрьгә кадәр Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге түбәндәге төр түләүләрне күчерә:
• 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;
• эшләүче һәм эшләмәүче ата-аналарга 1 яшь ярым тулмаган бала карау буенча пособие;
• беренче балага 3 яшькә кадәр түләү;
• чакырылыш буенча һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрнең балаларына пособие;
• ана капиталыннан айлык түләү.
Пособиене почта аша алучы Татарстанлыларга пособиеләр почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә китереләчәк.
Декабрь өчен вакытыннан алда түләү алган ата-аналарга гыйнвар ае өчен пособиеләр стандарт график буенча 2025 елның февралендә киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев