Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда «Абилимпикс» чемпионатында 1800гә якын катнашучы җыелачак

Спас техникумы катнашучыларны ике компетенция буенча кабул итәчәк.

16 марттан 13 апрельгә кадәр Татарстанда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты уза. Чемпионат «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел ярышларда 1800гә якын кеше — мәктәп укучылары, студентлар һәм белгечләр катнашачак. Чемпионат мәйданчыклары республиканың 14 муниципалитетындагы 35 белем бирү оешмасы базасында оештырылган.

Катнашучылар 125 компетенция буенча ярышачак — 50 төп һәм 75 төбәк компетенциясе. Быел яңа юнәлешләр арасында: «Каш ясаучы», «БПЛА эшләү һәм җыю», «Ротангтан эшләнмәләр ясау», «Кузов ремонты», «Социаль тернәкләндерү буенча белгеч» һәм «Техник-протезист». Конкурсантларның эшен 600дән артык эксперт бәяләячәк, ә мәйданчыкларда 400гә якын волонтер ярдәм итәчәк.

Чемпионатны уздыру урыннарының берсе Спас тармак технологияләре техникумы булачак. Биредә катнашучылар үзләренең осталыкларын ике компетенциядә күрсәтәчәкләр: «Клининг» һәм «бариста». Спас районыннан әлеге номинацияләрнең һәркайсында дүртәр кеше тәкъдим итү планлаштырыла.

Төп конкурс программасыннан тыш, чемпионат кысаларында ике фестиваль узачак. Күп санлы авыр сәламәтлек бозылулары, шул исәптән менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен "Мөмкинлекләр фестивале" беренчел һөнәри күнекмәләрне социализацияләүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Катнашучылар «Пешекче ярдәмчесе»ннән алып «Агачка нәфис рәсем ясауга» кадәр 22 компетенция буенча биремнәр үтәргә тиеш. Әлеге фестивальдә 550ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Шулай ук уен форматында инвалид һәм сәламәтлеге чикләнгән мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен «Һөнәр белән танышу фестивале» узачак. Ул Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада булачак. 5 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге 300гә якын бала үзләрен 18 компетенциядә сынап карый алачак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел татарстанлылар Мәскәүдә узган «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында 69 медаль яулап, медаль зачетында икенче урынны алдылар. Республиканы шулай ук хәрәкәт үсешенә керткән өлеше — махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча беренче чемпионатны оештыруы өчен билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев