Яңа тормыш

Спас районы - Болгар

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда 2025 елда алкоголь белән агуланудан үлүчеләр саны кимегән

Йомгаклау коллегиясендә отчет белән ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады.

Кичә Татарстан башкаласында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының 2025 ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән утырыш узды. Коллегия эшендә Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Ел нәтиҗәләре турындагы төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев чыгыш ясады. Ул халыкның алкогольгә каршы көрәштә уңай үзгәрешләр булуын күрсәтүче мәгълүматлар турында хәбәр итте. Доклад нигезендә, аноним дәвалау яхшы нәтиҗәләргә китергән. 2025 елда 5511 кеше алкогольдән кодланган, өстәвенә аларның яртысында тотрыклы ремиссиягә ирешелгән.

Алкоголь куллануның авыр нәтиҗәләренең сизелерлек кимүе дә теркәлгән. Республикада алкоголь эчемлекләре белән агулану очраклары 32% ка, ә алкоголь психозлары очраклары 21% ка кимегән.

Отчетта алкогольне чиктән тыш күп кулланган ата-аналар белән эшләүгә юнәлдерелгән «Аеклык ноктасы» социаль проектына аерым игътибар бирелде. Әлеге программа ярдәмендә 1200дән артык бала үз гаиләсендә калган. Бу социаль ятимлекне профилактикалауга мөһим өлеш кертә.

Фото: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев