Татарстанда 2024 елга фитыр һәм фидия күләмен билгеләделәр
2024 елда изге Рамазан ае 10 мартта кояш баеганнан соң башланып китә.
Татарстанда һәр мөселманга түләнергә тиешле фитыр садакасы күләмен билгеләделәр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Быел зәкят түләргә тиешле нисабның күләме 495 мең сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, нисаб – мохтаҗлар файдасына процент түләргә кирәк булган минималь муллык яки милек.
2023 елда фитыр садакасын түләү өчен нисабның күләме 43 мең сум, ә фитырның күләме арпа буенча 150 сумнан алып йөзем бәясе буенча 1000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Авыру яки башка сәбәпләр аркасында тотылмаган һәр ураза көне өчен фидия күләме көненә 400 сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, быел изге Рамазан ае 10 марта кояш баеганнан соң башланып, 30 көн дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев