Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2023 елга фитыр сәдакасы һәм фидия күләмен билгеләделәр

Карар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат конференциясендә кабул ителде.

Татарстанда һәр мөселманга түләнергә тиешле фитыр садакасы күләмен билгеләделәр. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел зәкят түләргә тиешле нисабның күләме 454000 мең сум тәшкил итәчәк. Исегезгә төшерәбез, нисаб – мохтаҗлар файдасына процент түләргә кирәк булган минималь муллык яки милек.

2023 елда фитыр садакасын түләү өчен нисабның күләме 41 мең сум, ә фитырның күләме арпа буенча 150 сумнан алып йөзем бәясе буенча 800 сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Авыру яки башка сәбәпләр аркасында тотылмаган һәр ураза көне өчен фидия күләме көненә 350 сум тәшкил итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел изге Рамазан ае 22 марта кояш баеганнан соң башланып, 29 көн дәвам итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев