20 ноябрьдә Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең (Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе) барлыкка килүенә өч ел тулды.
Белешмә
Бу хезмәт 2009 елда, ТР буенча Россия Күчемсез милек (Роснедвижимость) идарәсе һәм ТР буенча Россия Теркәү (Росрегистрация) идарәсенең кушылуы нәтиҗәсендә, барлыкка килгән. 2010 елда яңа оешкан ведомствога үзгәртеп оештыру (реорганизация) нәтиҗәсендә геодезия һәм картографиянең Кама региональ идарәсе дә кушылган.
Татарстан Республикасы Росреестр Идарәсе җитәкчесе вазифасын Татарстан Республикасының өлкән дәүләт теркәү эшендә зур тәҗрибә туплаган Азат Галимҗан улы Җаббаров башкара. Озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен ул күп бүләкләргә һәм мактаулы исемнәргә лаек булган.
Эшләү дәверендә ТР Росреестр Идарәсе дәүләт хезмәтләренең сыйфатын күтәрү өлкәсендә зур уңышларга иреште, бу гариза бирүчеләр белән эштә электрон яңалыклар кертү аркасында мөмкин булды. Халыкның ихтыяҗы зур булган өлкәдә хезмәт күрсәтүче оешма өчен бу өстен юнәлеш булып тора.
Идарәнең мәгълүмат ресурслары һәм online хезмәтләрдән торган Интернет сайтын камилләштерү нәтиҗәсендә, хәзер гариза бирүчеләр өеннән яки эш урыныннан чыкмыйча гына Идарәнең теләсә кайсы бүлегендә эшләүче белгечкә керү өчен үзләренә уңайлы булган вакытка языла; документларның әзер булуы-булмавы турында белә; Идарәнең барлык территориаль бүлекләрендә урнашкан on-line камераларыннан файдалана; шулай ук гариза бирүчегә кирәкле документларны электрон рәвештә хәзерләргә мөмкинлек биргән электрон алдан кабул итү (электронный предприем) хезмәтеннән файдалана ала.
Интернет челтәре аша хезмәт күрсәтүнең өстенлеге бүген күпләргә аңлашыла, ә ТР Росреестр Идарәсенең бу электрон хезмәтләрдән алган уңай тәҗрибәсе моңа дәлил булып тора.
Интернетка чыгарга мөмкинлеге булмаган гариза бирүчеләр, шулай ук коррупциягә каршы тору максатында, Идарәнең кабул итү офисларында алдан язылу мөмкинлеге булган электрон чират системасы урнаштырыла. Хәзерге вакытта электрон чират Казанда гына түгел, Идарәнең 20 территориаль бүлегендә дә эшли. Гариза бирүчеләрне кабул итү графигына килгәндә, гражданнарны атнасына алты көн кабул итәләр, ә атнаның ике көнендә кабул итү туктаусыз унберәр сәгать бара.
ТР Росреестр Идарәсе халык өчен уңайлы шартлар тудыруга аерым игътибар бирә. Билгеле булганча, дәүләт хезмәте күрсәтү нәкъ гариза бирүчене кабул итүдән башлана. Кешенең учреждениедән нинди кәеф белән чыгуы, аның оешмага икенче тапкыр мөрәҗәгать итү-итмәве бу эшнең ничек баруыннан тора.
Илебездә барлыкка килгән күп функцияле үзәкләрнең эшчәнлек кысаларында Идарәнең күпчелек бүлекләре бердәм тәрәзә принципы буенча эш итәләр, бу Идарәнең 45 структура бүлегенең 40 Кадастр палатасы бүлекләре һәм башка оешмалар белән эшләү өчен уңайлы булган биналарда урнаштырылган дигән сүз.
ТР Росреестр идарәсе Росреестрның барлык башлангычында катнашып, дәүләт хезмәтенең сыйфатын камилләштерүгә юнәлдерелгән теге яки бу программага сынау мәйданы булып тора. Мәсәлән, Татарстан Росреестр эксперимент үткәрү кысаларында Кадастр палатасына күчемсез милек һәм аның белән килешүләргә дәүләт теркәвен үтү өчен документлар кабул итү һәм бирү, ЕГРПдан мәгълүматлар алу хокукы бирелгән алты РФ субъекты исемлегенә керде. Нәтиҗәдә бүген күчемсез милек белән килешүләр төзегән кешеләр ТР Росреестр Идарәсенә яки Кадастр палатасына мөрәҗәгать итәргә икәнен үзләре сайлап алырга мөмкин.
Быел ТР Росреестр Идарәсе Росреестрның территориаль органнарыннан беренчеләрдән булып эшенә документларны кабул итү һәм бирүнең комплекслы программасын (ПК ПВД) кертеп, бу мөрәҗәгать итүче халыкны кабул итү вакытын бермә-бер киметергә мөмкинлек бирде. Безнең уңышлы тәҗрибә белән танышу өчен Идел буе шәһәрләреннән, Иркутск һәм Свердловск өлкәләреннән, Якутия Республикасыннан хезмәттәшләребез килә.
ТР Росреестр Идарәсе кабул иткән барлык чаралар күчемсез милек һәм аның белән килешүләргә хокукны теркәү процедурасын мөмкин кадәр гадиләштерү, аны халык өчен аңлаешлы һәм уңайлы итүгә юнәлдерелгән.
Матбугат хезмәте.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев