Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады

Рамазанда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык мөселманнарны күптән көтеп алынган изге ай – Рамазан ае белән котлады.

Камил Сәмигуллин үз котлавында билгеләп үткәнчә, Рамазан аенда күкләрнең капкалары ачыла, җәһәннәмнең капкалары исә ябыла, ә шайтан богаулана. Рамазан ае кергәч, күкләр һәм Җир йөзе Аллаһ Раббыбызның бөек Рәхмәтләре һәм мәгъфирәте белән тула, өммәтебездә игелек һәм мәрхәмәт, кардәшлек, дингә хезмәт кылу һәм Яралтучының ризалыгына ирешү омтылышлары хөкем сөрә.

Коръән китабы да кешеләргә нәкъ Рамазан аенда иңдерелгән. Шуңа күрә Коръәнне көн саен уку, аны хәтем кылу Рамазанның тагын бер олы һәм мөһим гыйбадәте булып тора.

Татарстан мөфтие шулай ук Татарстанда Рамазан ае уңаеннан күпсанлы чаралар уздырылачагын да билгеләп үтте. Мәчетләрдә ифтарлар һәм тәравихлар оештырылачак, традицион “Рамазан – изге гамәлләр ае” хәйрия марафоны игълан ителәчәк, 12нче Республикакүләм ифтар узачак. Ә “Нурлы Рамазан” бәйгесендә катнашучылар арасында хаҗга юллама уйнатылачак.

Шулай итеп, үз котлавында Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан аенынң мөселманнар өчен зур әһәмияткә ия булган изге чор булуын ассызыклады.

ФОТО: ТР мөселманнары Диния нәзарәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев