Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Дәүләт Советына 438 кандидат тавыш бирүгә куелачак

Татарстан Үзәк Сайлау Комиссиясе алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка тавышка куелган сәяси партияләрдән кандидатлар һәм бер мандатлы кандидатларның республика исемлеген теркәүне тәмамлады.

Сайлауларда 7 сәяси партия – “Бердәм Россия”, КПРФ, “Гадел Россия”,  ЛДПР сәяси партияләренең региональ бүлекләре, “Россия Коммунистлары” партиясе, “Партия Роста” һәм ”Социаль гаделлек өчен пенсионерлар партиясе” катнашачак.
Тулаем алганда, партия исемлекләре буенча алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 202 кандидат тавышка куелачак. Республика бердәм сайлау округы буенча барыннан да күбрәк кандидатларны “Бердәм Россия” (партия исемлегендә 55 кеше) һәм “Гадел Россия” (46 кеше) тәкъдим итте. ЛДПР исемлегендә - 40, КПРФтан 30 кандидат теркәлгән. “Россия коммунистлары”ның партия исемлегенә - 9, “Партия Роста”ның – 12, “Россия пенсионерлар партиясе” исемлегенә 10 кандидат кертелгән. 
Дүрт сайлау берләшмәсенең теркәү гаризалары кире кагылган. “Родина” һәм “Партия добрых дел, защиты детей, женщин, свободы, природы и пенсионеров, против насилия над животными” партияләре теркәү өчен документларны, шул исәптән исемлекне тәкъдим итү өчен сайлаучылар имзаларын вакытында тапшырмаган. “Партия ветеранов России” һәм “Российский общенародный союз” партияләренең гаризалары сайлаучыларның имзалары арасыннан тикшерү өчен сайлап алынган имзаларның 10 проценттан артыгы дөреслеккә туры килмәве һәм гамәлдә булмавы аркасында кире кагылган.
Бер мандатлы округларда 236 кандидат теркәлгән, алар арасында 57се – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр. “Бердәм Россиядән” – 41, “Гадел Россиядән” – 42, ЛДПРдан – 43, КПРФтан 46 кандидат теркәлгән. “Россия коммунистлары” бер мандатлы сайлау округы – 5 кандидат, “Яблоко” һәм “Партия Роста” берәр кандидат тәкъдим иткән.
Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар 8 сентябрьдә үтәчәк. Сайлауларда 100 депутат мандаты бүленергә тиеш. Аларның 50се – партия исемлекләре, ә тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев