Татарстан Диния нәзарәте республика ифтарына волонтерлар җыя
Төп таләп – волонтерның яше 16дан артык булырга тиеш.
Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте республика ифтар ашына волонтерлар җыю башлануы турында хәбәр итте. Волонтерлыкка кандидатка 16 яшь тулган булырга тиеш.
11нче республика ифтары якынча 14-15 апрельдә үткәрелер, дип көтелә. Шунысы кызык – 11нче ифтарга 11 мең чамасы кунак җыелырга тиеш. Республиканың төп мәҗлесе, узган елдагы кебек, “Казан ЭКСПО” күргәзмә үзәгендә оештырылачак.
Кунакларны карау, ризыкларны китерү, намаз укуны оештыру, өстәлләрне җыештыру өчен 700 волонтер кирәк. Республика мәҗлесендә волонтер булырга теләүчеләр https://t.me/muslimmol телеграм каналында яки +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шылтыратып теркәлә ала.
ФОТО - ДУМ РТ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев