Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танкеевка авылында ремонттан соң күпер ачылды

Капиталь ремонт “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылды.

Кичә Спас районы Танкеевка авылында тантаналы рәвештә капиталь ремонттан соң Ясачка елгасы аша күперне ачып җибәрделәр. Тантанада Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

Район башлыгы күпернең авыл өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Күпер авылны икегә бүлеп тора, авылның бер ягыннан икенче ягына аның аша гына чыгарга мөмкин. Ә ул якта авыл хуҗалыгы объектлары һәм туристларның игътибарын җәлеп итүче борынгы чиркәү урнашкан. Хәзер объект тулысынча куллануга әзер», – дип билгеләп үтте Фәргат Мөхәммәтов.

Күперне ремонтлау эшләре 2023 елда башланып киткән иде. Хәзер 57,5 метрлы күпер тулысынча файдалануга тапшырылды.

Эшләр “Имин сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев