Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сыра сату – закон кысаларында

Агымдагы ел башыннан полиция һәм Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре "Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве, алкоголь продукциясе куллануны (эчүне) чикләү турында" федераль закондагы үзгәрешләрне үтәүне тикшерү буенча кайбер оператив-профилактик чаралар үткәрде. Тикшерүләрдән ниләр ачыкланды?

Исегезгә төшерәбез, закон нигезендә, Татарстан Республикасы территориясендә хәзерге вакытта сыраны 22 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр сату тыела. Бу эчемлекләрне кафе, ресторан һәм башка күңел ачу урыннарында гына сатарга ярый. Моннан тыш, сыраны да стационар сәүдә объектларында - фундаментта төзелгән, тиешле коммуникацияләре булган капиталь корылмаларда гына сатарга ярый. Эшмәкәр мәҗбүри керемгә салым түләсә, сыра сатканда касса аппаратының булуы мәҗбүри түгел.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгече Рузалия Кадыйрова билгеләп үткәнчә, бу турыда мәгълүмат эшмәкәрләргә газета, районның электрон сайты аша җиткерелде, киңәшмәләрдә дә сүз барды. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре ике тапкыр сәүдә нокталарында йөреп, яңалыклар турында сатучылар һәм кибет хуҗалары белән сөйләштеләр.
Шуңа карамастан, тикшерүләрдән җитди бозулар булуы ачыкланды. Мәсәлән, шәхси эшмәкәрләр Васильева (Отрада авылы), Потопахина (Полянка авылы), Гриненко (Болгар шәһәре) кибетләрендә сыраны иртәнге сәгать унга кадәр сатулары ачыкланган. Сатучылар үзләренең гамәлләрен сәгатьнең ничә булуын белмәүләре белән аңлатканнар.
Тикшерү барышында тагын бер шәһәр эшмәкәренең закон бозуы ачыкланган: аның карамагында булган ике сәүдә ноктасы - ларек һәм павильонда сыра сатканнар. Бу эш буенча материаллар судка җибәрелде.
Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату шартлары үзгәрде. Билгеле, бу үзгәрешләр күпләрнең күңеленә хуш килмәде, тик шулай да куелган таләпләр белән исәпләшергә кирәк. Сәүдә итү закон кысаларында алып барылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев