Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Субсидияләр – район файдасына

Дүшәмбе көнне узган чираттагы район Советы утырышында депутатлар мөһим мәсьәләләр тикшерделәр.

Район бюджетына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында сессиядә район финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр республика бюджетыннан алынган өстәмә максатчан керемнәргә бәйле. Бу субсидияне барысына да ачык һәм түләүсез белем бирүне оештыру (Россия Президентының май Указларын тормышка ашыру кысаларында), авыл җирлекләре өчен грантларга тотарга тәкъдим ителде. Субсидияләрне шулай ук авыл мәдәният учаклары, шул исәптән Антоновка китапханәсе, Кузнечиха Мәдәният йортына ярдәм күрсәтү, балалар һәм яшьләрнең ялын, мәшгульлеген оештыру буенча чаралар уздыруга һәм башка максатларга кулланырга тәкъдим иттеләр. 
Бюджетның чыгым өлеше ел башына калган акчалар исәбенә дә арта. Аларны, мәсәлән, шәһәрдәге “Солнышко” һәм Тукайдагы балалар бакчаларын ремонтлауга, шулай ук район Мәдәният йортына, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә ремонт ясауга, авыл җирлекләренә җирне файдалану буенча эшләрне үткәрү, элемтә өчен түләү, юлларны тәртипкә китерү һәм башка максатларга тотарга мөмкин.
Бу проектка район контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов эксперт бәясен бирде. Ул билгеләп үткәнчә, документлар тиешле тикшерүне үткәннәр, алар буенча кисәтүләр юк, һәм депутатларга шушы карарны кабул итәргә тәкъдим ясады.
Сессиядә шулай ук башка мәсьәләләр дә каралды, барысы буенча тиешле карарлар кабул ителде. 
Утырышның эшенә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады.

Фото: http://spasskiy.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев