Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су коенганда саклык турында онытмагыз

Түземсезлек белән көтеп алган җәй җитте. Табигатьнең бу ямьле фасылын аеруча балалар көтеп ала. Җәйнең кояшлы җылы көннәрендә пляжларда, Куйбышев сусаклагычы яр буйларында аеруча балаларны күп очратасың. Алар мәш килеп су коена, балык тотарга, суда уйнарга, көймәдә йөзәргә ярата. Әмма су коенганда тиешле таләпләрне үтәмәүнең бәхетсезлек китереп чыгаруга сәбәпче булуын...

Түземсезлек белән көтеп алган җәй җитте. Табигатьнең бу ямьле фасылын аеруча балалар көтеп ала. Җәйнең кояшлы җылы көннәрендә пляжларда, Куйбышев сусаклагычы яр буйларында аеруча балаларны күп очратасың. Алар мәш килеп су коена, балык тотарга, суда уйнарга, көймәдә йөзәргә ярата. Әмма су коенганда тиешле таләпләрне үтәмәүнең бәхетсезлек китереп чыгаруга сәбәпче булуын онытмаска кирәк.
Нияз НУРИЕВ,
"РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР ГИМС Үзәге" Кама-Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы.
Су коену чоры башлану белән су буйларында ял итәргә теләүчеләр саны бермә-бер арта. Сай гына күл һәм елгалар да кеше гомеренә зур куркыныч тудыруын онытмаска кирәк.
Агымдагы елда, мәсәлән, республикада 29 фаҗига теркәлгән, аларда 17 кешенең, шул исәптән бер баланың гомере өзелгән. Тиешле медицина ярдәме тиз һәм вакытында күрсәтелү аркасында зыян күргән 22 кешенең гомерен саклап калганнар.
Менә шундый мисалларның берсе. 8 апрельдә Югары Ослан районының Ямбулат авылында 2012 елда туган бала яшүсмерләр белән елга аша сузылган бүрәнәдән чыкканда тигезлеген югалта һәм суга егылып төшеп бата. Балигъ булмаучыларның суда һәлак булу фактларына ясалган анализдан күренгәнчә, бәхетсезлек очраклары күбесенчә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп яшендәгеләр арасында килеп чыга. Ни өчен дигәндә, аларның яше һәм психологик үзенчәлекләре нинди куркыныч янавын тиешенчә бәяләрлек дәрәҗәдә түгел. Көтмәгәндә һәм уйламаганда килеп чыккан фаҗигаләрдә өлкәннәрнең дә гаебе юк түгел. Балалар һәрвакыт күз уңында булырга тиеш.
Бәхетсезлек очракларын булдырмый калу өчен үзенең буш вакытын күл яки елга буйларында үткәрергә яратучылар нинди кагыйдәләрне төгәл үтәргә тиеш?
Иң беренче таләп - йөзә белергә кирәк, моңа ата-аналар игътибар итәргә тиеш. Пычрак суда, таныш булмаган урыннарда су коенырга ярамый. Су коену урынын сайлаганда, күл яки елганың төбен тикшерергә, анда очлы ташлар, агач ботаклары, тимерчыбык һәм башка куркыныч әйберләр булмавына инанырга кирәк.
Ялгыз су коенырга, суга билдән тирәнгәрәк керергә ярамый. Суда үзеңне ышанычлы хис итү өчен кабартылган матрас кулланырга кирәк, бу очракта бернинди дә куркыныч янамас. Күпләр су астына чумып йөзәргә ярата, тик моның да үз кагыйдәләре булуын онытмагыз: сулыкның тирәнлеген белмәсәң, баш белән бәрелү куркынычы бермә-бер арта. Әгәр су коена торган урынга махсус билгеләр куелган икән, димәк, ул билгеләрне узып эчкә керергә ярамый.
Суда уйнаганда игътибарлы булырга кирәк, бер-береңне нык итеп тотып су төбенә тартып төшерүнең ахыры аянычлы тәмамланырга мөмкин. Куркыныч хәлдә калсагыз, тиз арада ярдәмгә кешеләрне чакырыгыз. Әгәр инде ярдәм сезнең белән су коенучы берәр кешегә таләп ителсә, ярдәмне яхшы итеп йөзә һәм коткару ысулларын әйбәт белгән кеше күрсәтергә тиеш. Батып баручы кеше янына йөзеп килеп, аңа ничек тә булса су өстендә калырга ярдәм итегез һәм бергәләшеп сай урынга йөзеп чыгыгыз.
Су коенганда әлеге һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәгәндә генә җәй сезгә күңелсезлекләр китермәс.
Фото: http://mchs-orel.ru/pamyatka-bezopasnosti-na-vode/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев