Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Су коенганда сак булыгыз

Кызу көннәрдә су коенучылар тагын да артты һәм шуның белән бергә сулардагы фаҗигаләр саны да бермә-бер арта. "РФның ТР буенча ГИМС МЧС үзәге" Кама Тамагы инспекторлык участогының аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекторы Сергей Шалашов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның апреленнән июль аена кадәр Идел акваториясендә өч фаҗига булган, анда дүрт...

Кызу көннәрдә су коенучылар тагын да артты һәм шуның белән бергә сулардагы фаҗигаләр саны да бермә-бер арта.
"РФның ТР буенча ГИМС МЧС үзәге" Кама Тамагы инспекторлык участогының аз сыйдырышлы суднолар буенча дәүләт инспекторы Сергей Шалашов билгеләп үткәнчә, агымдагы елның апреленнән июль аена кадәр Идел акваториясендә өч фаҗига булган, анда дүрт кеше батып үлгән. Ике очракта балыкчылар көймәсе әйләнеп каплана, коткару жилетлары булмаганлыктан, дүрт кешенең өчесе бата. Бу көннәрдә генә су коену тыелу турында билгеләргә карамыйча, музей-тыюлыкның Елга вокзалында су коенганда яшь ир-ат батып үлә.
Фаҗигаләргә анализ ясау шуны күрсәтә: суларда бәхетсезлеккә күп очракта исерек килеш су керүчеләр яки балалар юлыга. Шуңа күрә баланы лагерьга, походларга һәм су коенырга җибәргәнче, аларны сулардагы куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырырга кирәк.
Суда коенганда эсселәгән килеш салкын суга керергә, ярдан ерак йөзеп китәргә, кисәтү билгеләреннән читкә китәргә ярамый. Бары тик коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга рөхсәт ителә. Таныш булмаган урында суга сикерү яки чуму да куркыныч - су төбенә, агачка, баганага бәрелергә мөмкин. Суда уйнаганда бер-береңнең кулыннан һәм аяктан тотарга да ярамый.
Әгәр кеше бата башласа, кичекмәстән ярдәм сорарга, коткаручыларны һәм "ашыгыч ярдәмне" чакырырга кирәк. Әгәр була икән, бата башлаган кешегә коткару боҗрасын, очы төенләнгән озын бау ыргытырга мөмкин. Бата башлаган кешене коткару өчен аңа җилкәне куеп, ярга кадәр йөзеп чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Әгәр батып баручы паникага бирелеп, коткаручыны да су төбенә тартса, көч кулланырга кирәк булачак. Аның эләктерүеннән ычынып булмаса, суга чумыгыз: шунда батып баручы сезне ычкындырачак. Әгәр ул аңын югалтса, аны ярга кадәр чәченнән тартып чыгарырга була.
Әгәр үзегез бата башласагыз, беренче чиратта, паникага бирелмәгез. Өс киемнәрен, аяк киемнәрен салып, ярдәмгә чакырырга, аркага әйләнеп ятып, кулларны киң җәергә, тынычланырга, берничә тапкыр тирән итеп сулыш алырга кирәк. Бу су өстендә калырга ярдәм итәчәк.
Су кергәндә үзегез белән булавка алып йөртсәгез әйбәт булыр. Ул көзән җыерганда ярдәм итә. Булавка булмаса, аякларны көзән җыера башласа, берничә тапкыр аяк мускулыннан чеметеп алыгыз. Бу да ярдәм итмәсә, аякның баш бармагына тотынып, аны кисәк кенә турайтырга һәм шунда ук ярга таба йөзәргә кирәк.
Бу гади генә киңәшләр суда бәхетсезлек килеп чыкса ярдәм итәргә мөмкин, ләкин иң мөһиме - сак булу кирәк.
Фото: http://rjazhenskoesp.ru/index.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев