Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өстәмә финанслау файдалы

Бүгенге көндә безнең районда 860 кеше пенсияне өстәмә дәүләт финанслау программасында катнашалар.

Программа эшләү дәверендә алар үзләренең булачак пенсиясе фондына 8,8 миллион сум акча керткәннәр. Пенсия җыемнарын түли башлаганннан бирле, 250гә якын иминиятләштерелгән кеше 5,8 миллион сум акча алган. Аларның кайберләре бу хокуктан ике тапкыр файдаланган.
Өстәмә акча алу өчен программада катнашучыларга агымдагы елның 25 декабренә кадәр хезмәт пенсиясенең тупланма өлешенә беренче взносны күчерергә кирәк булачак. Взносларның иң зур суммасы елына 12000 сум тәшки итә. Дәүләт бу сумманы ике тапкыр арттыра, Пенсия фондындагы шәхси счетка шулкадәр үк акча күчерәчәк.
Акчаны ел саен түләп барган очракта, кешегә аны беренче взносны түләгәч, ун елдан соң алырга мөмкин.
Программада катнашучылар пенсия җыемнары акчасын кешеләргә түбәндәге очракта алырга мөмкин:
- беренче тапкыр - картлык буенча хезмәт пенсиясе хокукы бирелгәч;
- кабат алганда- беренчесен алганнан соң 5 ел үткәч. Ул 2015 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Программада катнашучы һәр кешегә өстәмә иминиятләштерү взносларын түләү файдалы, картлык буенча пенсиядәге кеше өстәмә взносны түләсә, аны бер елдан соң, 3 ай эчендә икеләтә арттырып бирелә.
Бу программа кысаларында, акчаны ел әйләнәсендә бер яки берничә тапкыр күчерергә мөмкин:
- ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (www.uslugi.tatarstan.ru) акчаны күчерү юлы белән (банк картасы аша);
- "Электронный Татарстан" хезмәт күрсәтү инфоматлары аша;
- кредит учреждениесенә квитанция белән мөрәҗәгать итеп. Бу очракта Пенсия фондының иминиятләштерү таныклыгы һәм шәхесне раслаучы документ кирәк булачак.
Өстәмә иминиятләштерү взносларын эш бирүче оешма аша да түләргә була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X