Спас районының алдынгы токаре
Владимир Алексеевка бүләк алдынгылар слетында тапшырылды.
Токарь һөнәре – иң кирәкле эшче һөнәрләрнең берсе. Эш физик көч кенә түгел, ә техник фикерләү, сызымнарны аңлау, игътибарлылык кебек сыйфатлар таләп итә. «Алексеевскдорстрой» ААҖ токаре Владимир Алексеев бу сыйфатларның барысына да ия.
Владимир Николаевич токарь булып 30 елга якын эшли. Шушы вакыт эчендә эшнең нечкәлекләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнгән. Уйлап карасаң, гади тимер кисәкләреннән теләсә нинди техниканы җанландыру өчен детальләр ясау үзенә күрә бер могҗиза бит!
Владимир Алексеевның сүзләре буенча, токарь булу өчен ул махсус беркая да укымаган, барысына да үзлегеннән өйрәнгән. Беренче тапкыр станок артына ул мәктәпне тәмамлагач, унбиш яшендә үк баса. Һәм бүгенге көнгә кадәр яраткан эшенә тугры кала. Башта туган Гусиха авылының совхозында эшли. Хәзер инде 16 ел буе «Алексеевскдорстрой» җәмгыятендә хезмәт куя.
Асфальт салучы техника, КамАЗлар, тракторлар һәм башка махсус техникада никадәр вак детальләр булуын белмәгән кеше күз алдына да китерә алмыйдыр. Шул вак детальләрнең берсе генә сафтан чыкса да, техника туктап кала. Ә нәкъ менә шушы техника шәһәребездә автомобиль юлларын төзү һәм аларны тәртиптә тоту буенча өзлексез эш алып бара бит. Билгеле инде, эшли торган техника ватылмыйча тормый.
Андый чакларда Владимир Николаевич ярдәмгә килә. Тәҗрибәле токарь сызымнар буенча теләсә нинди формадагы детальләрне ясарга сәләтле.
– Детальләр ясау, техникага икенче тормыш бирү минем өчен чын иҗат кебек, – дип сөйли Владимир Алексеев. – Теләсә кайсы детальне камилләштерергә, аны ышанычлырак итәргә тырышам.
Быел Владимир Николаевичның портреты районның Мактау тактасына кертелде. Таныклыкны аңа Алдынгылар слетында башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев