Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Спас районында янгыннар саны арта

Агымдагы ел башыннан районда 11 янгын чыкты, бу үткән елның шул чорыннан ике тапкыр күбрәк. Янгында 3 кешенең гомере өзелде, шуларның икесе - балалар. Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов сүзләренә караганда, янгын чыгуның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, көнкүреш электр приборларыннан,...

Агымдагы ел башыннан районда 11 янгын чыкты, бу үткән елның шул чорыннан ике тапкыр күбрәк. Янгында 3 кешенең гомере өзелде, шуларның икесе - балалар.
Әлки һәм Спас районнары буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге җитәкчесе Сергей Шалашов сүзләренә караганда, янгын чыгуның төп сәбәбе - ут белән саксыз эш итү, көнкүреш электр приборларыннан, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, балаларның ут белән шаяруы. 4 майда Полянка авылында нәкъ шушы сәбәпләр аркасында янгын чыга. Өйдә ялгыз калган алты яшьлек малай һәм өч яшьлек кыз баланы өсләреннән бикләп киткәнлектән, өй эчендә яна башлагач, урамга чыга алмыйлар.
Бу олы фаҗига. Шуңа күрә балаларга ут белән уйнарга ярамаганлыгы турында яхшылап аңлатырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүдә олылар үзләре үрнәк күрсәтергә тиеш. Шырпыларны, шәмнәрне, зажигалкаларны балалар күз алдыннан алып куярга кирәк. Иң мөһиме - балаларны ялгыз калдырырга ярамый.
Көннәр җылына башлау белән йорт яннарында һәм урманнарда учак ягу очраклары арта. Безнең Татарстан Республикасы территориясендә март аенда янгынга каршы режим кертелде һәм бу вакытта учак ягу катгый тыела, ә закон бозучыларга карата катгый чаралар күреләчәк, 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Димәк, бакчаларда, ишек алларында чүп-чар яндыру, бигрәк тә урманнарда учак ягу тыела.
Янгын кешегә зур бәхетсезлек китерә, шуңа күрә аны сүндерүгә караганда, кисәтүе ансатрак, бу хакта бервакытта да онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев