Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Спас районы техникасы техник карау үтә

Үзйөрешле авыл хуҗалыгы машиналары, беренче чиратта район хуҗалыкларында һәм шәхси куллануда булган тракторлар даими игътибар таләп итә. Машиналарның техник торышы бөтен таләпләргә җавап бирергә, алардан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен барлык документлар да тәртиптә булырга тиеш. Бу яктан караганда, район хуҗалыкларында хәлләр ничек тора?

Николай ЯГАНОВ,
баш дәүләт инспекторы -Гостехнадзорның район бүлеге җитәкчесе.
Машиналардан нәтиҗәле һәм имин файдалану өчен иң ышанычлы гарантия - техниканың төзек һәм еллык техник карау узган булуы. Бу хакта беренче чиратта техника хуҗалары үзләре кайгыртырга тиеш, чөнки теге яки бу техникадан файдаланганда тиешле кагыйдәләрне бозу күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Мондый очраклар безнең районда да булгалады, нәтиҗәдә техникага да зыян китерелде, ә иң аянычлысы - кешеләр, шул исәптән балаларның гомере өзелде.
Март азакларыннан башлап ай дәвамында, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, хуҗалыклардагы трактор һәм башка үзйөрешле машиналарга еллык карау үткәрелде. Хуҗалык җитәкчеләре ике йөздән артык трактор һәм башка машиналарны әзерлек сызыгына куйдылар.
Быел әлеге чарага әзерлек шактый катлаулы шартларда барды. Чит илдә эшләнгән югары җитештерүчән техникасы булган эре хуҗалыкларда запас частьларга кытлык килеп чыкты. Рубль курсы даими үзгәреп тору сәбәпле, кирәкле детальләр сатып алу кыенлашты, үзебездә эшләнгән запас частьләрне эзләп табу да җиңел түгел. Өстәвенә, банклардан отышлы кредитлар алу белән бәйле проблемалар да җитәкчеләрне кыен хәлдә калдырды. Сүз дә юк, мондый шартларда техник карауга әзерләнү бер дә җиңел түгел, шуңа да карамастан, күп кенә хуҗалыкларда мәсьәләне хәл итүнең җаен таптылар.
"Востокзернопродукт "Булгар" һәм "Авангард" җәмгыятьләрендә утыздан артык трактор һәм үзйөрешле машина исәпләнә, шуларның байтагы югары җитештерүчәнлеккә ия булган зур машиналар. Район хуҗалыкларында техник карау нәкъ менә шул машиналарның төзеклеген ачыклаудан башлана да инде. Беренче чиратта тиешле документлар - техниканың дәүләт теркәве узуы турындагы таныклык, көпчәкле тракторларның иминият полислары, тракторчыларның таныклыгы һәм башкалар тикшерелде. Әлбәттә инде, авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына, ягъни руль идарәсе, тормоз системасы, яктырту приборлары һәм башка узелларның төзеклегенә, шулай ук медицина аптечкасы, авария билгеләре барлыгына игътибар бирелде. Техникадан ягулык, суыткыч сыекча да таммаска тиеш. Әйтергә кирәк, агрофирма подразделениеләре техник карауга әйбәт әзерләнгән. Дөрес, кайбер кимчелекләр турында да әйтеп үтелде. Алар тиз арада бетерелергә тиеш.
Әлеге чарага башка хуҗалыклар да җаваплы караган. Бу яктан башкаларга үрнәк итеп Иске Рәҗәптән Дамир Хәмидуллин крестьян (фермер) хуҗалыгын китерергә була. Хуҗалыкта техниканы җиренә җиткереп әзерләгәннәр, документлар да тиешле тәртиптә, басуда ике сменада эшләү өчен механизаторлар штаты да тулыландырылган. Техник карауга шулай ук Александр Планин, Ленар Гыйниятуллин, Тәлгат Шабанов, Валентин Исаков крестьян (фермер) хуҗалыклары, "Миф" җәмгыяте һәм башкалар тырышып әзерләнгән. Кызганыч, техник карауга эленке-салынкы гына әзерләнүчеләр дә юк түгел. Аларга тиешле күрсәтмәләр бирелде, ачыкланган кимчелекләр тиз арада бетерелергә тиеш.
Узган атна ахырында халыкта булган тракторларга да техник карау уздырыла башлады. Районның кайбер авылларында ул инде тәмамланды, чираттагы тикшерү 21 майда Никольскида, Бугровка да Отрадада үтәчәк, 25 майда Ким, Тракторный, Тукай, Екатериновка һәм Кураловода, 27 майда - Ямбакты, Аграмак һәм Татар Такталында, 29 майда - Әҗмәр, Вожи, Бураково һәм Көектә, 1 июньдә - Антоновка, Гусиха, Иж-Борискино һәм Фадеевкада, 3 июньдә - Дала һәм Урта Йорткүлдә, 5 июньдә - Чәчәкле, Йолдыз һәм Иске Рәҗәптәге техника тикшерелергә тиеш. Хуҗалык җитәкчеләренә нинди таләпләр куелган булса, шәхси трактор хуҗаларына да шундый ук таләпләр куелачак. Чаралар аеруча Вожи, Көек, Иж-Борискино һәм башка авылларда зур оешканлык белән үтә. Бу авылларда яшәүчеләр үзләре техниканы тикшерү инициативасы белән мөрәҗәгать итәләр. Әлбәттә инде, җирлек башлыкларының роле турында да әйтми булмый. Дөрес, бу чарага аларның барысы да тиешенчә карамый. Моның нәтиҗәсендә шәхси файдалануда булган тракторларның барысы да еллык карау үтә алмый кала. Техниканы учетка куярга теләмәүчеләр дә байтак. Мондый шартларда авыл һәм район юлларында хәрәкәт иминлеген саклау бер дә җиңел түгел. Техника белән исерек хәлдә идарә итү очраклары да күзәтелә, ватылган трактор белән юлга чыгучылар да очрый. Җирлек башлыклары болар хакында онытырга тиеш түгел. Ведомостводагы территориядә булган барча техника ел саен техник карау үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев